Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Иманлы авыл

Тукай районының Борды авылындагы “Спас” иман йорты, әбиләр сөйләвенчә, 1881 еллар тирәсенә хәтле үк салынган. Аны, адарынып, Бордыбаш кешесе төзеткән. Элек яуга кач, тәре күтәреп барганнар, шул заманнарда урман янындагы Урай болынында да ниндидер бәрелеш булган, шунда икона төшеп калган

Урайга печән чабарга баргач, Бордыбаш кешесе бу иконаны табып ала. Таба да, чүпкә ташлый. Шуннан соң ул чирли башлый. Әти-әнисе багучыга алып бара. Багучы аңа: “Син бер изге төс тапканың, урынына илтеп куй”, – ди. Ул вакытта әле безнең авылда чиркәү булмый. Теге кешенең әтиләре-әниләре булышып, безнең авылга иман йортын шушы Спас бәйрәме алдыннан салып куялар. Элек нигезләр булмаган бит инде, нарат бүрәнәләрдән дүрткә биш метр зурлыгындагы иман йортын да дүрт таш өстенә утырталар. Ул егет шуннан соң терелгән, Спас ул “спаситель” дигәнне аңлата, Коткаручыны. Иман йортының да менә шул Спас исеме хәзергәчә калган.

Бордыбаш кешесе тапкан иконаның исеме – Серафим Саровский. Хәзер дә ул икона бар, ул бер кешедә, әмма алар аны чиркәүгә бирмиләр, – ди бордылылар.

Авылның престол бәйрәме – 29 августтагы чикләвек Спасы. Чиркәүнең дә исеме: “Нерукотворный образ Иисуса Христа”, ул – бит яулыгына Ходайның кодрәте белән төшерелгән үз төсе. 29 августтагы “Нерукотворный Спас” халык телендә Чикләвек Спасы дип тә йөртелә.

Авыл халкы 19 августта Урта Спасны иман йортында бик зурлап бәйрәм иткән. Җазыклар әйтеп, өлешләр алып, келәү иткәннәр. “Үзебезнең керәшен священниклары булмагач, 76 яшьлек рус кешесен чакырдык. Ул безгә алтарьдан русча әйтеп барды, ә без җавапны керәшенчә җырлар белән җиткердек. Матур итеп литургия, ә аннары, барыбызның да сәламәтлеге өчен молебен үткәрдек”, – дип хәбәр итте Борды авылы халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев