Ни өчен чиркәүдә шәм яндыралар?
Чиркәү шәменең мәгънәсе нидә?
Редакциябезгә килгән бу сорауга Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе Изге Николай чиркәве настоятеле, иерей, отец Димитрий Сизов җавап бирә:
- Элек-электән чиркәү шәмнәрен балавыздан койганнар. Янып торган шәм - без укыган иманнарның ялкынлы символы. Бу безнең Ходайны ялкынлы сөюебез билгесе. Чиркәүдә шәм сатып алып яндыру, беренчедән, чиркәүгә хәер булса, икенчедән, янып торган шәмне святительләр сүзсез иман да дигәннәр.
Хөрмәтле карендәшләр!
Үзегезне борчыган дини темага булган сорауларыгызны 8 917 250 97 95 номерына ватсапка юллагыз. Соравыгызга белгән кешеләрдән җавап әзерләрбез.
Нет комментариев