Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Благовещение — зур җәшерек ачылган көн

7 апрель – Ару хәбәр (Благовещение) көне. Чиркәү календаре буенча, Изге кыз Марияга фәрештә Алла Улы тудырачагын әйткән көн

Яшь буын 7 апрельне Благовещение дип кенә белә. Өлкән буынга ул Чанаташлар бәйрәме буларак та билгеле. Керәшеннәр мәҗүсилек белән нык бәйле, бүгенге көндә дә халык тормышында мәҗүси җолалар үтәлә. Чанаташлар бәйрәме дә табигать календаре белән бәйле. Шушы вакытта ат чанасын ташлап, арба җиккәннәр. Исеме дә шуннан килә: чана ташлаган көн. Күрәсең, бу – яз килүгә куану бәйрәмедер. Чанаташлар бәйрәме дип, Мамадыш районының Дүсмәт авылында әйтәләр.

Шулай ук, 7 апрель – кош оя итмәс көн. Благовещениега туры килгән көндә керәшеннәр ел буе эш башламый, чөнки уңышлы булмый дип санала. Быел ул чәршәмбе (среда) көнгә туры килә.

“Бу көнне балык ашарга кирәк”,- дип әйтәләр өлкәннәр. “Балыгың булмаса, кылчыгын булса да суырып куй”, - дигәннәр. Балык Бистәсе керәшеннәре бу көнне – Балык бәйрәме дип тә атыйлар.

Керәшеннәр 7 апрель көнен сынаганнар да. “Благовещение көненнән соң, 40 кырау булачак”, - дип санап барганнар өлкәннәр. Бу – язгы кыр эшләрен дөрес башкарып чыгу өчен кулай булган. Бу көнне яңа кием кияргә ярамый, дигән ышану да булган. Бары тик киелгән чиста кием кигәннәр. Благовещение көнне кигән яңа кием я җыртыла, я югала, я бозыла, дип уйлаганнар.

Мәҗүсилек һәм чиркәү җолаларының нык бәйләнештә булуы, керәшеннәрне, башкалардан аермалы буларак, нык үзенчәлекле итә.

Ару хәбәр көненә иманнар

Тропарь: 4-нче кӧй

Бӧгӧн котолоуыбыз башланган кӧн, мяҥгедяге жяшерек ачылган кӧн, Алла Улы Кыз Улы буладыр, Гаврiилъ изге хабяр ӓйтядер, анын белян, без дя Алланы Тыудырган Кызга ӓйтейек: эй дяӱлятле, сӧйӧен! Ходай синеҥ белян диб.

Тропарь: 8-нче кӧй

Эй Алланы Тыудырган Кыз, Син чиреӱ башлыгыдай безгя булышыб, дошманнарыбызны жиҥдереб, безне кысанныктан коткарганга, без мяндяляреҥ тау итеб, Сине ололаб данныйбыз, каршысында бер дя тора алмаслык кыуатыҥ белян, ӓр-тӧрлӧ бялядян безне коткар. Без дя Сиҥа былай ӓйтейек: эй кадерле, арыу Кыз, сӧйӧн.

Зурлау

Эй Таза Кыз, Архангелъ сюзлярен ӓйтеб Сиҥа жырлыйбыз, эй дяӱлятле, сӧйӧн! Ходай Синеҥ белян диб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев