Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Благовещение: пәриштәдән – Ару хәбәр, кош оя итмәс көн, чана ташлау, иманнар

7 апрель – Ару хәбәр (Благовещение) көне – чиркәү календарендәге 10 зур бәйрәмнең берсе.

Святый Тыннан Иисус ярала

Бу көнне Гавриил исемле архангел (пәриштә) Изге Кыз Марияга килеп, Алла Улы – Коткаручы Иисусны тудырачагын әйтә. Благовещение “Благая весть” сүзеннән ясалган – Ару хәбәр дигәнне аңлата.

Шул вакыт Марияның, Назарет шәһәрендә ире Иосифка җәрәшкәч, бергә кушылмаган көе, Святый Тыннан йөкле икәнлеге беленгән. Иосиф Марияны аерып җибәрергә уйлаган. Ходай пәриштәсе төшендә күренеп, аңа болай дигән: "Әй, Давид улы Иосиф! Син хатының Марияны кабул кылып, үзеңдә тотарга курыкма, аның йөклелеге Святый Тыннан шул. Ул ул тудырыр. Син Аны Иисус дип атарсың. Ул үз халкын җазыкларыннан коткарыр", - дигән.

Иосиф йокыдан торгач, Ходай пәриштәсе кушканча кылган: хатынын үзендә тоткан. Алай да аңар якынлашмаган.

Нәкъ 9 айдан, 7 январь көнне Иисус туа. 

Яз килә: чана ташлап, арбага күчәләр

Яшь буын 7 апрельне Благовещение дип кенә белә. Өлкән буынга ул Чанаташлар бәйрәме буларак та билгеле. Керәшеннәр мәҗүсилек белән нык бәйле, бүгенге көндә дә халык тормышында мәҗүси йолалар үтәлә. Чанаташлар бәйрәме дә табигать календаре белән бәйле. Шушы вакытта ат чанасын ташлап, арба җиккәннәр. Исеме дә шуннан килә: чана ташлаган көн. Күрәсең, бу – яз килүгә куану бәйрәмедер. Чанаташлар бәйрәме дип, мәсәлән, Мамадыш районының Дүсмәт авылында әйтәләр.

Эш башларга ярамый

Шулай ук, 7 апрель – кош оя итмәс (типмәс) көн. Благовещениега туры килгән көндә керәшеннәр ел буе эш башламый, чөнки уңышлы булмый дип санала. Быел ул җомга (пятница) көнгә туры килә. Димәк, 2024 елның 7 апреленә кадәр җомга көнне зур эшләр башламыйбыз. 

Балык ашагыз!

Благовещение Олы уразага туры килә. Ураза тотучыларга бу көнне үсемлек маенда пешкән ризык һәм балык ашарга ярый. “Бу көнне балык ашарга кирәк”,– дип тә әйтәләр өлкәннәр. “Балыгың булмаса, кылчыгын булса да суырып куй”, – дигәннәр. Балык Бистәсе керәшеннәре бу көнне – Балык бәйрәме дип тә атыйлар.

Сынамышлар: ел 7 апрельгә карап килә

Керәшеннәр 7 апрель көнен сынаганнар да. “Благовещение көненнән соң, 40 кырау булачак”, – дип санап барганнар өлкәннәр. Бу – язгы кыр эшләрен дөрес башкарып чыгу өчен кулай булган. Хәзер инде, табигать бик пычранды, климатта да үзгәрешләр күп. Бу сынамышлар туры да килеп бетмәскә мөмкин. Борынгы бабалар кебек, кешелек хәзер табигатькә табынмый, аны сакламый...

Әлмәт районының Кәләй авылында 7 апрельне Болгаушый дип атыйлар икән.  “Бу көнне минем әни аяк сыныйдыр иде. Иң беренче йортка кем керә, шуңа карап, ел буена уңышларны яки уңышсызлыкларны юрыйлар. Каз бәбкәләре аз чыкса да, сыер кысыр калса да, шул кешенең, аягы авыр булды дип, уйлыйлар. Шуңа курә, бу көнне әти бик иртә торып, бер тыкрык әйләнеп кайта иде. Ул беренче керсә, ел уңай килгәндер, аның аягы җиңел, дия торган иде әнием”, – дип сөйләде Кәләйдән Любовь Игнатьева.

Бу көнне яңа кием кияргә ярамый, дигән ышану да булган. Бары тик киелгән чиста кием кигәннәр. Благовещение көнне кигән яңа кием я җыртыла, я югала, я бозыла, дип уйлаганнар.

Мәҗүсилек һәм чиркәү җолаларының нык бәйләнештә булуы, керәшеннәрне, башкалардан аермалы буларак, нык үзенчәлекле итә.

Ару хәбәр көненә иманнар

Тропарь: 4-нче көй

Бӧгӧн котолоуыбыз башланган кӧн, мяҥгедяге жяшерек ачылган кӧн, Алла Улы Кыз Улы буладыр, Гаврiилъ изге хабяр ӓйтядер, анын белян, без дя Алланы Тыудырган Кызга ӓйтейек: эй дяӱлятле, сӧйӧен! Ходай синеҥ белян диб.

Тропарь: 8-нче көй

Эй Алланы Тыудырган Кыз, Син чиреӱ башлыгыдай безгя булышыб, дошманнарыбызны жиҥдереб, безне кысанныктан коткарганга, без мяндяляреҥ тау итеб, Сине ололаб данныйбыз, каршысында бер дя тора алмаслык кыуатыҥ белян, ӓр-тӧрлӧ бялядян безне коткар. Без дя Сиҥа былай ӓйтейек: эй кадерле, арыу Кыз, сӧйӧн.

Зурлау

Эй Таза Кыз, Архангелъ сюзлярен ӓйтеб Сиҥа жырлыйбыз, эй дяӱлятле, сӧйӧн! Ходай Синеҥ белян диб.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев