Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ару хәбәр көненә иман

Бӧгӧн – котолоуыбыз башланган кӧн, мӓнгедӓге жӓшерек ачылган кӧн

Эй, изге Кыз, Алланын мӓнгедӓн бирӓсе безне коткарырга куйган киҥӓшен белдерер ӧчӧн, Гавріиль синеҥ катыҥа килеб, сине котлаб ӓйткӓн: “Эй, чӓчмӓгӓн кӧйӧ жимеш ӱстереӱче җир, сӧйӧн! Эй, жаныб бетмей торган кыуак, сӧйӧн! Тӧбӧн кӱз кӱреб житкезӓ алмаслык тирӓн сыу, сӧйӧн! Ӏаковъ тӧшӧндӓ кӱргӓн баскыч, сӧйӧн!

Эй, Алланын манна салган сауыты, сӧйӧн! Эй, кагӓрне бетереӱче, сӧйӧн! Адамны тамуктан дӓшеб чыгартыучы, сӧйӧн! Ходай синеҥ белӓн!”

Тропарь: 4-нче кӧй

Бӧгӧн – котолоуыбыз башланган кӧн, мӓнгедӓге жӓшерек ачылган кӧн. Алла Улы – кыз Улы буладыр; Гавріилъ пӓриштӓ изге хабӓр ӓйтӓдер. Анын белӓн без дӓ, Алланы тыудырган Кызга ӓйтейек: “Эй, дӓулӓтле Кыз, сӧйӧн! Ходай синеҥ белӓн”.

Кондакъ: 8-нче кӧй

Эй, Алланы тыудырган Кыз, Син, чиреӱ башлыгыдый, безгӓ булышыб, дошманнарыбызны жиҥдереб, безне кысанныктан коткарганга, без мӓндӓлӓреҥ тау итеб, сине ололаб данныйбыз. Каршысын бер дӓ торалмаслык кыуатыҥ белӓн, ӓр тӧрлӧ бӓлӓдӓн безне коткар. Без дӓ Сиҥа былай диб ӓйтейек: “Эй, кадерле арыу Кыз, сӧйӧн!”.

Зурлау

Эй, арыу Кыз Марія, Архангелъ ӓйткӓнчӓ, без дӓ Сиҥа ӓйтӓбез: “Эй, дӓӱлӓтле, сӧйӧн! Ходай Синеҥ белӓн”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев