Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

11 май – Пуминка (Радоница)

Пасха шатлыгын ӱлгянняр белян бӱлешя торган кöн. Ӱлгян туганнар, карендяшлярне искя ала торган кöн

Искя алыу кöнняре...

 

Без ӱзебез исян, таза чакта,

Жяшяб, жяшяб туймыйбыз.

Мин сау, алда озон гӱмер,

Мяҥгелекне уйламыйбыз.

 

Жыллар ӱтя сизелми дя

Мяҥгегя китя жакыннар,

Кайтарырга ӱткяннярне-

Эндяшмиляр, салкыннар.

 

Ходай ала бу дöньжядян

Багытыҥ житеб,"öлгöргяч".

Тöзятергя иде жалгышларны,

Узгяртеб булмый шул ӱлгяч.

 

Äйтелмейчя калган сюзляр,

Соралмаган кичереӱляр,

Кире кайта алмыйлар бит,

Калган жаныу, ӱкенеӱляр.

 

Ходайыбыз кичереӱ бирсен,

Туганнар, карендяшляргя,

Мяҥгедяге христианнарга,

Авылдашлар, кюршеляргя.

 

Ӱлгянне чиркяӱ-искя алыу,

Алар öчöн ул оло бюляк.

Äтей укыган теляк рятеня

Кушыла безнеҥ öмöт, теляк.

 

Няселебезнеҥ жазыклары

Килер буыннарга кючмясен,

Эй Ходай, жулыҥны кюрсят,

Оноклар гаделлектя яшясен.

 

"Эй Ходай, ӱлгян мяндяляреҥне исеҥя ал , жазыкларын кичер, аларны Ӱзеҥнеҥ Кюктяге Падшалыгыҥа керт. Мяҥгегя исеҥдя тот."

Лидия Карпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев