Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

26 ноябрь Арыу Җыен изге атабыз святитель Иоанн Златоустны искә ала

Иоанн Златоуст – Алла Сүзен сөйләүче, изге кенәгәләр язучы, Божественная Литургия рәте текстын төзүче.

Ел әйләнәсендә Православ Чиркәүдә Иоанн Златоуст Литургиясе ителә. Бары тик Олы уразада, аннары бик аз көннәрдә генә Василий Великий Литургиясе ителә.  

Иоанның сөйләме шулкадәр матур булган ки, шуңа күрә аны Златоуст дип йөрткәннәр. 

Ул Антиохиада 347 елларда туган. Атасы – хәрби, Иоанн кечкенә чакта ук үлгән. Анасы Анфура  Ходайга җараулв булып яшәгән. 20 яшендә ике бала белән тол калган. Кече кызы үлгән, ә Иаоннга ул яхшы белем биргән, Ходай законнарын өйрәткән. 

Иоанны кечкенәдән үк чумылдырмаганнар. Барысын да аңлап, Ходай язулары белән мавыгып киткәч, үз теләге белән чумыла. Шулай итеп, ул үзен Ходайга багышлый. Күп кенә сынаулар аша узарга туры килә аңа, төрле сүзләр әйтеп, ялган сүз белән кулга да алалар. 404 елда Пасха көнендә, Литургия вакытында кулга алалар. Башта өйдән чыгармыйлар, аннары берничә җиргә күчереп йөртәләр. 407 елның 14 сентябрьдә җибәрелгән җиренә барып җитми, тамам хәлдән таеп, мәңгелеккә күчә. Соңгы сүзләре "Барысы өчен дә Ходайга шөкер" ("Слава Богу за всё")  була. 

26 ноябрь көнне халыкта эчлегендә бәрәңге булган пирожкилар пешерү гадәте бар. Шулай ук, бу көнне православныйлар Рождество уразасына әзерләнә. 

Олылап жырлый торган тропарь:

"Эй изге атабыз Iоаннь Златоусть, синеҥ ауызыҥнан ут кюк жалтыраб чыккан дяӱлятле сюз бöтöн жир калыкларын жактырткан, акчага биренмягяннекнеҥ зур мал икянен дöнья кешеляреня кюрсяткян. Кечелянеӱ кешене зурайтканны безгя аҥнаткан.

Инде сюзеҥ белян безне öйряндереб тотоб, Сюз Алла Христоска инялеб, жаннарыбызны котолдора кюр".

Зурлау:

"Эй изге святитель Iоаннь äтей, Сине зурлыйбыз, сине исебезгя алыб кадерлейбез, син дя безнеҥ öчöн Аллабыз Христоска инялясеҥ".

Изге атабыз святитель Иоанн Златоустның теләк итү турында язган сүзләре:

- "Теләктән башка тыныбыз ачыгып, кибенеп уләдер".

- "Яхшылык кылырга кешегә Алла белән сөйләшүлек булыша".

- "Инәлүеңне үзең ишетмәгәч, аны ник: Алла ишетсен иде, дисен".

"Училище благочестия" (керяшенчя)" кенәгәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев