Владимирдан Елизавета Малова иҗаты
Чыгышы белән Мамадыш районының Владимир авылыннан булган, Түбән Камада яшәүче Елизавета Маловның шигырьләре.
Туган нигез
Кемнәр генә синең алда
Горур башын имәгән?
Бар микән сине бу җирдә
Чын күңелдән сөймәгән?
Авыр чакта, сиңа кайтып,
Егылабыз ничек тә.
Әле һаман исән икән
Без тибрәлгән бишек тә…
Зур уңышка ирешсәк тә,
Син кирәк бүлешергә.
Үткәннәрне сагынышып
Кайтабыз күрешергә.
Колач җәеп каршылыйсың,
Бусагаңа басуга.
Ни кылсак та кичерәсең,
Тотмыйсың бер ачу да.
Бар булганын тигез итеп
Өлешләргә бүләсең.
Син булганга, без үзебез
Шушындыйдыр, күрәсең.
Дөнья шулай яратылган:
Парлылар бар, игезләр.
Без канатлы, исән булса
Әгәр туган нигезләр.
Үз учагың булсын
Чыбык-чабык җыеп учак яктык —
Хыялланган идем, хыялым
Чынга ашты бүген.
Тик син генә
Мине түгел, аны уйладың…
Бер кабынды учак, бер төтенләп,
Сүнәм-сүнәм, диеп пыскыды.
«Учак кебек сүнгән мәхәббәтне
Кабызма, — дип, бер кош кычкырды.—
Үз учагың булсын җылынырга».
Айнып киттем: «Нишлим, әй, тиле?..».
Өйгә хәтле озата кайтты мине —
Юк, син түгел, назлы таң җиле.
«Чыбык-чабык җыеп учак якма,
Утын беткәнмени», — диярсез.
Акылым да шулай дия дә бит,
Тик күңелем — йөгән-иярсез.
Кем?
Бу дөньяда «яратам» дип
Кем әйткән икән башлап?
Кем атылган икән сөю
Утына, башын ташлап?
Бәхетле җаннар булганмы,
Әллә соң бәхетсезләр?
Ничә буын бу сорауга
Чор аша җавап эзләр.
Кемнәр сөюгә табына,
Кемнәр ышанмый аңа?
Мең сорауга бер җавап юк,
Сөю һаман өр-яңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев