Уены-чыны бергә: ялкаулыкка әле бирешмәм
Марий Эл республикасыннан Василий Иванов иҗаты.
Ялкаулыкка әле бирешмәм
Картаюны бераз сизгән идем,
Ялкаулык та килгән артыннан.
Картлыгына түзеп булыр иде,
Ялкаулыгы яман, ой яман.
Эшем бармый, йокым туймый,
Сүз ишетәм хаман хатыннан.
Иртәгедән торып эшләрмен дим,
Шуны әйтәм иртән яңадан.
Ялкаулыгым, ой яй бик хәйләкәр,
Котырта башлый иртән уянсам.
Ят әле ди, эш качмый ул,
Иртәгә дә була эшләсәң.
Тәмле аша, эчем чәнчи диген,
Баш әйләнә диген йәргәндә.
Курыкма да, ярып карамаслар,
Чирлим диген, йокың килгәндә.
Элегерәк, су коена идем,
Иртә торып, салкын су белән.
Карлар көри идем, тирләп пешеп,
Су коенгач ишек алдыннан.
Хәзер әнә, язын эрер димен,
Көрәк юк дим, сынган, югалган.
Эшләмәскә сылтау табыла ул,
Кырын ятып бераз уйласаң.
Беләсезме? Кичә нәрсә күрдем?
Салкын тирләр чыкты маңгайдан.
Ялкаулыкның артына качып — посып,
Теш ыржайтып чирләр җыелган.
Ялкаулыкның туганнары икән,
Бер карашка бар да мескеннәр.
Ялкаулыкны җиңә алмаганда,
Ябышырбыз без дә дигәннәр.
Булмас дидем эчтән, җиңә алам,
Ялкаулыкка әле бирешмәм.
Иртән торып су коенып алсам,
Көрәк тотып эшкә керешәм.
Акыл кирәк
Туган чакта төяп чыгып булды,
Миңа кирәк кадәр акылны.
Алмадым шул, авыр булыр дидем,
Гомер озын, күпме барасы.
Чыккач белдем, акыл кирәк икән,
Бик күп кирәк икән, яшәргә.
Юк икән бит, аны күтәрәсе,
Әле үзе мине күтәрә.
Менә хәзер инде акыл җыям,
Унтугыз ел буе укыдым.
Анысы да җитеп бетмәгәнгә,
Тагын күпме китап укыдым.
Карагыз сез хәзер балаларны,
Күпме акыл төяп чыкканнар.
Безнең кебек учка салып түгел,
Вагон белән төяп алганнар.
Чыгып җитеп күзе ачылуга,
Телефонын ала кулына.
Укый белми, ләкин эзләп табып,
Кереп китә кирәк сайтына.
Тел ачылса, инде акыл сата,
Алай ит син бабай, болай ит,
Менә мында ике тапкыр бас та,
Кирәк җиргә үзең кереп кит.
Үкенәм шул тартып чыкмаганга,
Вагон белән шушы акылны.
Бар акылны җыеп, эшкә җигеп,
Дер селкетер идем дөньяны.
Яшьлек турында
Яшьлек бит ул кулдан тотып,
Бу дөньяны күрсәтүче.
Яхшылыкны яманлыктан,
Аерырга өйрәтүче.
Олыларны хөрмәт ит дип,
Һәр көн саен кабатлаучы
Баштан сыйпап, арттан тибеп
Чал картлыкта озатучы.
Барыбыз да шушы юлдан,
Берни күрми баручылар.
Яшь вакытта ни күрсәтсәк,
Алда шуны күрүчеләр.
Кай вакытта ялгышыпмы,
Гадельсезлек китә диләр.
Яхшы картлык урынына,
Яманына илтә диләр.
Ялгышмасын яшьлек безнең,
Бик әкерен алып барасын.
Барып житкәч чал картлыкның,
Иң матурын сайлап бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев