Туганайлар

Татарстан

18+
Җан җал иткәндә

Надежда Токранова: «Бәхет кошын тоттым бүген, кызды тәмам каләмем»

Казаннан Надежда Токранованың яңа язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Кояш нурлары белән...

Мин булган җирләр кояшсыз ,
Була алмый берничек.
Бу тормышның матурлыгын,
Күрми яшисе ничек ?...

Күрәм , әлбәттә, тоямын,
Ходай биргән көннәрем.
Матурлык белән атлыйбыз,
Һәрбер көн вә төннәрен.

Җаныма сыйган кояшның,
Мәңге сүнмәс нурлары.
Җылылык белән яктырып,
Үтәм борма юлларны.

Янәшәдән узган һәркем,
Ул җылыны тоядыр.
Кеше җанына шул тикле,
Кояш ничек сыядыр? ...

Иркен булганда ул күңел,
Мөмкин түгел сыймыйча .
Яшәве дә кызык түгел,
Яшәү тәмен тоймыйча.

 

 

Петербур урамнары

Балтыйк җилләре каршына ,
Китерде язмыш җиле.
Кояш нурында иркәләп,
Туңдырды аннан мине .

Изге урыннар күрсәтеп,
Тутырды күңел түрен.
Бөек шәхесләр эзеннән ,
Күзләдем тарих күген.

Бер моңсу да , бер шатлыклы ,
Петербур урамнары.
Тормыш агымында йөзә,
Бу җирдә торганнары.

Узган көннәр , бүгенгесе,
Биләде , били күгем.
Ә хәзергә ләззәт алам ,
Карап Петербур күген.

Урамнары бик тар аның,
Кояшы ялындыра.
Газиз, кояшлы , үземнең ,
Туган як сагындыра.

Петербурда йөрим бүген ,
Балтыйк җилләре белән.
Шомлы тарихи битләре,
Анысын яхшы беләм.

Императорлар заманы,
Заллары, урамнары.
Якын миңа , якын бүген ,
Петербур урамнары.

Кызды каләм 

Акчарлаклар җырын тыңлап,
Илһамның килгән чагы.
Күпме көттем бит үзеңне,
Кайчан килер дип тагы.

Илһамым киткән булган бит,
Бик еракка , төньякка.
Сагынып яткан күрәсең,
Мине көтеп шул якта.

Эзләгән таба икән ул,
Тик үзенә кирәген.
Илһам белән илһамлану
Иде минем теләгем.

Кояш чыкты да ялтырап,
Ачты күңел күземне.
Илһамымның күләгәсе,
Басты шигъри күгемне.

И, сөенеч, и , шатлану,
Биләп алды бар уем .
Илһам белән очрашулар,
Булмады бары уен.

Бәхет кошын тоттым бүген,
Кызды тәмам каләмем.
Агы төшеп, менде күккә ,
Утлы кызыл әләмем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев