Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Марафончы Елена Данилова әбисенең бертуганы язган җырлар белән уртаклашты

Туйларда, кунакларда керәшеннәр һәр кешегә атап, туры китереп такмак әйтеп, җырлап сыйлаганнар.

Җырлар аша мактаганнар, тау иткәннәр, билгеле бер сыйфатына басым ясап, кимчелекле якларын да матур итеп әйтә белгәннәр. Әбиемнең бертуганы ул җырларны бик күп белә иде. Үзе дә, көенә туры китереп, җыр чыгара иде. Аның кайберләрен язып үтәм.

Кара урман буйларында,
Күтәребүк үсә солылар.
Әйдәгез, туганнар, җырлашыек
Бәхилләбүк ятсын олылар.

Алтын балдагым бар иде
Бармагыма яраса.
Миндә бер җыр бар иде
Ул җыр сезгә яраса.

Камзулын кигән дип торам,
Костюмын кигән икән.
Ай-кояш чыккан дип торам,
Туганнар килгән икән.

Дыбыр-дыбыр поезд килә
Урман араларыннан.
Сез туганнарның хәлен сорыйм
Былбыл балаларыннан.

Аклы ситса күлмәгемнең
Якасы буй-буй вишки.
Җыр китабын укымадык,
Башыбыз шулай эшли.

Ай-һай гомерләрнең узуы,
Билдәге путаларның тузуы.
Билдәге путалар, билдә тузсын
Безнең гомерләр бергә узсын.

Муен-җака мәрҗәннәрен
Ничек тезәрмен икән?
Сез исләргә төшкән чакта
Ничек түзәрмен икән?

Байларның өе биектер,
Тәрәзәсе сигез өлгеле.
Яхшы ата баласының
Сүз сөйләшүеннән билгеле.

Сусар баласын өйрәтә
Су өстендә йөзәргә
Бик күп сабырлыклар кирәк
Гомер юлын үтәргә
( Аерылышкач түзәргә)

Исле гөлем булмаса да,
Бар бит минем гөлләрем.
Үзем сездән аерылсам да,
Аерылмый күңелләрем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев