Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Кызыл Тау авылыннан Раиса Герасимованың көз турындагы шигыре

Кукмара районының Кызыл Тау авылында яшәүче Раиса Герасимованың шигырен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Менә инде көзнең соңгы ае да ахырына якынлашып килә.

«Бик матур көз булды, Аллага шөкер, салкын яңгырлары белән дә артык азапламады. Әле кичә генә, бакчага чыгып, көздән утырткан суганнарны актарып карадым, тишелергә җиткәннәр, карлыган куаклары яфракка бөреләнгән, алмагачта чыпчыклар, соңгы кыргый алмаларны чукып, чырык-чырык киләләр. Бу көзнең соңгы шундый матур көне булгандыр инде. Ә бүген инде, чын көзге көн. Кояш та елмаймый, бакчаларда ап-ак кырау, бер чыпчык та күренми. Хәерле, матур, тыныч кышлар килсен инде...», – дип язды Раиса Герасимова.

Көзге көн – кияү акылы,
Дия торган иде әбиләр
Көз фасылы бигрәк серле,
Гел үзгәреп тора шул көннәр.

Бер көн кар күрсәтеп ала,
Бер көнне яңгыр ява.
Менә бүген, зәңгәр күктә,
Якты кояш елмая.

Шаярган кебек ул бүген,
Сәламли безне көлеп.
Инде көзнең соңгы ае,
Ә урамда яз кебек.

Бер күзен кысып ала да,
Болыт артына кача.
Алмагачта чырык-чырык,
Чыпчыклар чыркылдаша.

Кояшның соң соңгы тапкыр
Шулай шаяруымы?
Аңламассың, әллә соң бу
Бабайлар чуагымы?

Раиса Герасимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев