Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Кукмара керәшеннәре җыруы: «Борылдырыш уены көе» (ноталар белән)

2021 елда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк үткәргән фольклор-этнографик экспедиция материаларыннан.

Җыен дуслар җыелганнар,
Уйныйлар борылдырыш.
Борылдырыш уйнаганда
Булмасын ялындырыш.

Нигә кызлар җырламыйсыз,
Акча сорыйсыз мәллә?
Ярларыгыз монда юкка
Ямансулыйсыз мәллә?

Акча да сорамыйбыз,
Яман да суламыйбыз.
Сез ярлы дип, без ярсыз дип,
Сездән яр сорамыйбыз.

Ыстенада сәгать суга,
Унга да, тугызга да.
Җир шарында рәхәт тормыш
Телим барыгызга да.

Телегыраф баганасы
Озын юлга маяк ул;
Сагнасыңмы дип сорыйсыз,
Сагынмаган кая ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев