Язлар, алып килә назлар...
Яз — безнең тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Анастасия Усачева, Зинаида Захарова, Людмила Аланлының яз турындагы шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Язлар килә
Ак карлардан инде наз алсак та,
Сагындырды безне язгы таң.
Гел үзгәреп тора һавасы да,
Яз белән кыш көрәшә сыман.
Ак ялларын чайкап чапкан аттай,
Үтеп бара инде бураннар.
Яңа фасыл булып, язлар килә,
Җылы назга төренә урамнар.
Язның матур мизгелләрен тоеп,
Сокланам мин язгы кояшка.
Һәр мизгеле татлы табигатьнең —
Язлар килә кышка алмашка.
Анастасия УСАЧЕВА.
Күңелдә яз
Ләйсән яңгырлары ява,
Яфраклар уяна.
Язларында сөю көткән
Йөрәкләр дөрләп яна.
Зәй буендагы болыннар
Уяна, берәм-берәм.
Хыялымда канатланып,
Йолдызга очып менәм.
Сүнмәсен янган учагым,
Адаштырмасын язмыш.
Хыял җебе өзелмәсен
Безнең кулларда ялгыш.
Зинаида ЗАХАРОВА.
Язлар
Язлар... Язлар...
Алып килә назлар,
Сихри нурлар сибә дөньяга.
Шатлык булып,
Илһам булып килә,
Бу җанымнан шигъри моң ага.
Язлар... Язлар...
Йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар — ташкын!
Аның кочагында
Барам тәүге сөю ягына...
Язлар... Язлар...
Саф мәхәббәт килер,
Җанга шатлык нуры таратыр.
Сөю-назга,
Бәхетләргә төргән
Бу язларны һәркем яратыр.
Людмила Аланлы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев