Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев иҗаты: «Авыл иртәсе»

Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның күптән түгел басылып чыккан «Рәшә чыңы» китабыннан шигырьләр.

Авыл иртәсе

Тал толымыннан таң нуры ага,
Инеш өстенә җемелдәп тама.
Тыныч су өсте тибрәнеп куя,
Тал таңның энҗе нурларын коя.

Ашыкмый гына, инеш өстеннән
Иртәнге томан югала эреп.
Бары еракта, болын өстендә,
Зәңгәрсу япма калган эленеп.

Иртәнге җиңел салкынча һава
Үрләрдән аска, үзәнгә ага.
Еракта эңгер сарган офыклар
Күгелҗем төстә ачыла бара.

Нур урап алган басу юлыннан
Ике ир кеше каядыр бара.
Димәк, көн туган. Капка келәсе
Күңелле итеп келтерәп ала.

Парлы сөт исе - авыл өендә,
Чылтырап куя чиләк тавышы.
Һәм ишетелә авыл башында
Көтү җыючы малай тавышы.

Бәхет хисе
Офыкларда нур кабынган чакта,
Мөлдерәгән чакта гөлләрдә чык,
Инеш өстен саргач сыек томан,
Тәрәзәмне куям да ачып,

Җилләр керсен, диеп, болындагы
Хуш ис тулы чәчәк исе белән.
Инеш буендагы уйчан таллар
Томан шәлен сала иңнәреннән.

Сандугачлар сайрый, нинди йокы,
Шомыртлардан энҗе тамган чакта.
Тау өстенә, сизер-сизмәс кенә,
Таң җылысы рәшә булып ята.

Бик еракта, әллә гармун инде,
Ишетелеп куя телеп җанны.
Һәм уята инде онытылган,
Яшеренеп яткан хыялларны.

Кинәт кенә шундый ләззәтле хис
Бөтен җанны чорнап, урап ала.
Шундый рәхәт олы бәхет хисе
Шулчагында тула бөтен җанга.

Затлы күпер сызып
Җәйге яңгыр, җылы яңгыр
Түбәләрдә - шыбыр-шыбыр.
Чәчрәп, уйнап, көлеп ява.
Кыектагы сузылып киткән
Улак буйлап, бакчадагы
Зур мичкәгә ярсып ага.

Шундый кызык, шундый сәер -
Үзе күкри, үзе кояш,
Урамнарда - тоташ күбек.
Болыты да зур да түгел,
Коя гына, мин бит тиздән
Китеп барам, дигән кебек.

Гөрләвекләр кузгатты да,
Күккә затлы күпер сызып,
Тонык кына аваз биреп,
Китеп барды. Тирә-якны
Чисталыкка, нурга төреп,
Җиргә затлы тамчы сибеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев