«Народные песни кряшен Башкортостана» җыентыгыннан.
Солдатлар (дай) китәләр, (ай), уйланып,
Билләренә каешлар бәйләнеп.
Исәннәр (дәй) йөрсәк (лә) без кайтырбыз
Туып-үскән илләргә әйләнеп.
Качтылар (да) тургайлар — күрдегезме,
Авылларга менеп (лә) җиткәнче.
Бер ходайның язганын без белмибез
Алдыбызга килеп (лә) җитмәенче.
Кара урманнарны (ла) чыккан чакта
Камчыларым калды (ла) каерылып.
Камчыларым өчен (лә) үкенмимен,
Туганнарым кала (ла) аерылып.

.jpeg)
Нет комментариев