Николай Александров: «Сәрдә юлы»
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылының җирле шагыйре Николай Александров шигырьләре.
Сәрдә юлы
Сәрдә юллары тап-такыр,
Үткәнем бар күп тапкыр.
Сагынмаган сәбәп эзләр,
Сагынганнар еш кайтыр.
Уңда — чыршы, сулда — тупыл,
Уртасында — тасма юл;
Кайтсаң, баш иеп калалар,
Китсәң, изәп кала кул.
Сәрдә хәзер якын инде:
Күн урманын үтәсең ,
Үр төшәсең, үр менәсең, -
Бик тиз кайтып җитәсең.
Була кирәккә кайтулар,
Сагынып кайтулар бар.
Кайту мең ямьгә төренә
Көтсә әгәр сөйгән яр.
Көтә балачак сукмагы,
Ялкынлы яшьлек елы, -
Авыл көтә, я кайт инде, -
Сагынган Сәрдә юлы.
Кайтыйк әле, үтик әле
Киң урамны тарайтып,
Сөенсеннәр авылдашлар,
Сәрдә калсын яратып.
Рәхмәт сезгә, авылдашлар
Чакырдыгыз, очып кайттым,
Авылдашлар, рәхмәт сезгә:
Күңелемә бәхет иңде,
Шатлык нуры — күзгә, йөзгә!
Зал тутырып җыелгансыз,
Авылдашлар, рәхмәт сезгә!
Хис-тойгыга тулды җиһан,
Җан сусаган сихри сүзгә.
«Чулпы» җырлый җаннар биләп,
Таныш моңнар үзәк өзә:
Күпме сагыш, күпме аһәң, -
Мескен йөрәк ничек түзә!?
Миннән бүләк — шигъри юллар,
Шигырьләрдә — рәхмәт хисе,
Сихри мизгел бүләк итте,
Бүген безгә Сәрдә киче.
Шигыремдә — бала чагым,
Монда үткән яшьлек елы,
Татлы, якты, назлы алар,-
Хатирәләр шуңа җылы.
Бу мизгелләр гомергә тиң,
Бу мизгелдә — хөрмәт хисе;
Искә төшеп, җаннар назлар
Кабатланмас Сәрдә киче.
Чакырдыгыз, авылдашлар,
Теләп кайттым, рәхмәт сезгә!
Тагын шундый очрашулар
Бүләк итсен язмыш безгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев