Җыруның сүзләре Теләче районының Карабаян авылыннан Мария Демидовадан язып алынды.
Җиләккәйләремне дей, җыя-җыя,
Гөл түбәтәйләрем дей, тулды инде.
Чакырган ла туганкайлар дей, килде инде,
Безнең күңелкәйләребез булды инде.
Ай-люли, вай-люли,
Безнең күңелкәйләребез булды инде.
Ишеккәй дей алларым яшь туера,
Аның яфраккайлары дей, коела.
Ашагыз дей, эчегез дей сез туганнар,
Әткәй-әнкәй шулай әле боера.
Ай-люли, вай-люли,
Әткәй-әнкәй шулай әле боера.
Урманнарга бардым имән кистем.
Имәннәре китте дей, күмергә.
Безнең болай утырулар калсын иде,
Ай-люли, вай-люли,
Калсын иде дей, гомергә.
Нет комментариев