Елена Григорьева: «Килгәнсең – яшә!»
«Бәрмәнчек» артисты Елена Григорьева-Данилованың шигырен тәкъдим итәбез.
Зур диңгездә бер кечкенә генә көймә-
Кая йөзә, кай тарафка тоткан юлы?
-Тәвәкәлләп «үз юлына» сукмак сала,
Тиешлесен узар өчен Аллаһ колы.
Диңгез көчле, зәхәр, усал!.. Диңгез дулый!..
Кыяларга суга; кыйный, орып алып...
Чайкалганга, бәрелгәнгә түзә адәм,
Бар теләге- җирдә яшәү, исән калып!
Киерелеп ишә юлчы ишкәкләрен,
Батмас өчен уе, көче, тәне сакта!
Яшәр теләк көчле, тик ул кыйммәт-
Ни бәрабәренә килә, нинди хакка!?.
Йомычкадай бәргәләнгән шул көймәдән
Иксез-чиксез дәрья гына җәйрәп ята.
Күренмиләр ярлар, кайда офык?...
Бу дәрьяда ул берүзе! Юл юк артка!
Җилләр белән көрәшерлек җилкән булса,
Я булмаса, сине терәр җилкәң булса-
Җиңел дә бит тырмашырга, көрәшергә,
Дулкын кебек калканнарга тиңләшергә...
Җан тырмаша юлчы-кабат артка юл юк!
Ярдәм кирәк, ләкин ярдәм сузар Кул юк!..
Өмет өзми, ышанычын барлый учка-
Бар тотнагы- көймәсе бар! (бер йомычка!.)
Дөнья- диңгез! Үз кыйблабыз шул бер көймә!..
Чиксез дәрья!.. Батмас өчен тибә Йөрәк!
Йомычкадан ут үрләткән үз маягың-
Гомер юлың яктырткан нур- иң зур терәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев