Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Николай Александров Качману турында шигырь язган

«Без яшь чакта шулай иде», – дип тә өстәп куйган автор.

Питрәч районыннан карендәшебез Николай Александров элек Качману бәйрәме ничек узган – шуны искә төшереп, шигырь язган.

Сәрдәдә бүген Качману,
Сәрдә бүген бәйрәм итә,
Иисус үзе чумылган көн,
Арулану безне көтә.

Өйләр чиста, тәм-томнарны
Пешергәннәр торып иртә.
Тизрәк чыгыйк без урамга –
Су китерү анда көтә. 

Чиләк-көянтәсен асып,
Егет, кызлар суга бара,
Бергә-бергә җыру әйтә,
Хәтта карлар җырлап кала.

Челтер чишмә буйларында
Егет, кызлар суга тора,
Ару суны көтә өйләр, -
Каршыларга табын кора.

Ә түтиләр шул су белән
Бөтен өйне бөркеп ала, -
Өй сафлана, арулана,
Күңелләр яктырып кала.

Аннан чыга ул абзарга,
Мал-туарга бөркеп үтә,
Каралты-кура арулап,
Эчтән генә келәү әйтә.

Чишмә яны. Күпме халык,
Кайсы җырлый, кайсы бии,
Кичкә чаклы күңел ача,
Ару белми, салкын дими.

Кичен барын клуб җыя,
Күңел ачу дәвам итә.
Качманулар авылымда
Менә шулай гөрләп үтә.

Хәзер инде заман үзгә:
Барыйм дисәң, чиркәү ачык,
Бәйрәмнәрнең рухи ягын
Кайгыртырга җитте вакыт.

Фото: Евдокия Никитина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев