Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Аягы белән булмаса да, күңеле белән атлап йөри

Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында туып-үскән Мария Логинова иҗаты

Җиргә ныгытып басып йөрүче керәшен кызы Мария өлешенә язмышның бик тә авыр сынавы төшә – кер элгәндә аягы таеп, бишенче кат балконыннан егыла Мария. Бу 1996 елның ноябре була. Балалары бәхетенә исән калган 30 яшьлек керәшен кызы теш-тырнагы белән яшәүгә ябыша... Язмышның кара көннәре чигенә, акрынлык белән булса да, барысы да үз җаен ала.

Урамнарда инде  коляскада утырып йөрерлек дәрәҗәдә ныгып кына калмый Мария, йөрәк хисләрен кушып, шигырьләр, хикәяләр яза. Аларны китап итеп тә бастырып чыгарды ул. Мария декупаж белән мавыга, сәйләннәрдән чәчәк бәйләмнәре ясый. Түбән Кама  керәшен җәмгыяте оештыра торган кичәләрдә, бәйрәмнәрдә дә катнаша. Мария Логинова, бар күңел хисен салып, үз шигырьләрен яттан сөйли.

 

Әти җаны

Ак күбәләк мендәремә кунды,

Әти кайтты минем яныма.

“Хәлең ничек”, – диеп сорау бирде

Әти җаны минем җаныма.

 

“Авыр әле, әти, хәлем”, – дигәч,

Ак канатлар куйды тетрәнеп.

Өч мәртәбә кайтты әти җаны,

Ак күбәләк булып әйләнеп...

 

“Әйдә, китик, кызым, минем белән,

Язмышыңнан ерак качарсың.

Ә сагынсаң инде балаларың,

Ак күбәләк булып очарсың”.

 

“Китмим әле, әти. Мин булмагач,

Туганнарым ничек яшәрләр?

Ике балам тезләренә менеп,

Кемгә “әни” диеп дәшәрләр?!

 

Улым Романга

Үзең белән бергә

Ияртеп килдең, улым,

Бәйләм итеп миңа

Бөтен кояш нурын.

 

Елмаюың тиңлим

Җәйнең гөлләренә.

Очрамасын юлың

Кайгы җилләренә.

 

Тәүфыйк белән әдәп

Һәрчак юлдаш булсын.

Синең өчен кояш

Гел елмаеп тусын.

 

Бул тыйнак, акыллы,

Сеңелеңә – үрнәк.

Киләчәктә дә син –

Безгә олы терәк.

 

Мин бәхетле җирдә

Сорау биреп куя кайберәүләр:

“Бәхетлеме, – диеп,–  син үзең?

Тәрәзә аша гына күзәтәсең,

Һәм тоясың икән җир йөзен”.

 

Мин – бәхетле җирдә, бервакытта

Күз яшемә буылып утырмыйм,

Күкләр сөеп биргән гомеремне

Авыр хисләр белән тутырмыйм.

 

Әнә, ничек  матур итеп җиргә

Сихри кышлар түшәк түшәгән.

Күкне томалаган  кыш буранын

Сөяр бары җирдә яшәгән.

 

Ә язларын  тылсым түгелмени

Сихерләнү шомырт исенә?!

«Нинди рәхәт җирдә яшәве», – дип,

Кычкырасың бөтен көчеңә.

 

Ә җәй җиткәч,  үзем карап торам

Каен җиләгенең пешкәнен.

Агач ботагыннан тиеннәрнең

Авыз итәргә дип төшкәнен.

 

Көзләрен мин аеруча сөям,

Алтын яфрак яуган чакларны.

Кыр казлары, үкси-үкси күктә,

Калдырып оча туган якларны…

 

Җирнең көчен тоеп,  тәмен сизеп,

Күңелем белән  атлап йөргәндә,

Бәхетсез дип һич тә   әйтә алмыйм

Матурлыкның  кадерен белгәндә,

Авырлыкның үзен җиңгәндә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев