Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Фольга бик нык зыянлы

Ул организмның агулануына китерә

Франция, Италия, Англия, Германия, Бразилия һәм Голландиядә фольганы ризык әзерләгәндә кулланмый башлаганнар. Сәбәбе нидә?

Соңгы вакытта хуҗабикәләр ашарга пешергәндә фольганы бик еш куллана башладылар, ни дисәң дә, ит, балык, яшелчәләрне фольгада пешерү бик җайлы. Шул ук вакытта аны бөтенләй өнәп бетермәүчеләр дә бар. Ничек кенә җайлы булса да, организмга зыяны да юк түгел дигән фикердә тора алар. Галимнәр дә шул фикерне куәтли. Фольганы югары температуралы газ мичендә кулланганан соң, организмга ризык белән алюминий кисәкчекләре дә керә, дип кисәтә алар.

Чынлыкта фольга ул нечкә алюминий, аның составында 92-99 процент металл бар. Шушы факт борчый да инде галимнәрне. Белгечләр әйтүенчә, иң зур куркынычны газ мичендә пешерү өчен файдаланыла торган фольга тудыра. Духовкада температура югары булган саен, куркыныч та зуррак, ягъни ризыкка металл кисәкчеге керү мөмкинлеге күбрәк. Эш шунда: алюминий агулы металл, температура 180 градуска кадәр күтәрелгәч, металл кисәкчекләре ризыкка үтеп керә. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, 40 минут 200 градуслы газ мичендә пешкән сыер итендә, чи иткә караганда, алюминий 380 процентка күбрәк булган. Тавык итендә исә 200 процент. Ә бу, үз чиратында, организмның агулануына китерә.

Фольгадан тыш без алюминий кәстрүлләр дә кулланабыз бит. Аларны элегрәк тә куллана башладык. Аның да зыяны бардыр бит диючеләргә галимнәрнең үз җавабы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аның нормасын кабул иткән. Тәүлегенә бер кг авырлыкка 40 мкг алюминий туры килү норма. Әйтик, 75 кг лы кеше организмына бер тәүлеккә 3 мг алюмин керсә, куркыныч юк. Галимнәр сүзләренчә, фольга белән алюмин кәстрүлдән тыш, кешегә бу химик кушылма башка чыганаклардан да керергә мөмкин. Ул тәмләткечләр дә, чәй, кукуруз да, сары сыр, шул исәптән дару препаратлары  (Фосфалюгель) да булырга мөмкин. Аларда әлеге металл шулай ук бар. Алюминий суны чистартканда да файдаланыла. Димәк, организмга кайнамаган су белән дә керә ала.

Алюминийның зыянына килгәндә, аңардан цистит, бавыр һәм бөер авырулары барлыкка килергә мөмкин. Фактлардан күренгәнчә, Альцгеймер авырулы кешеләрнең баш миендә алюминийның күп булуы ачыкланган. Бу агулы металлның шушы авыруны барлыкка китерү куркынычы да бар дигән фикергә китерә. Табиблар күкрәк рагын булган хатын-кызларның лимфа төенчекләрендә дә алюминийның күп булуын хәбәр итә. Алюминий баш мие күзәнәкләренең үсүен дә туктата икән. Бу бигрәк тә балалар өчен куркыныч. Әлеге металл организмга аз күләмдә кергәннән әллә ни зыян юк, әлбәттә. Ә менә Альцгеймер яки Паркинсон авырулы кешеләргә, бөерләре һәм бавырлары авыртканга, бу металл гел кереп торса, авырулары тагын да көчәергә мөмкин.

Шунысын да әйтергә кирәк: Франция, Италия, Англия, Германия, Бразилия һәм Голландиядә фольганы ризык әзерләгәндә кулланмый башлаганнар.

Фото: pixabay.com

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев