Ретро фотода – Владимир авылы кешеләре
Тамырлар тарихка тоташкан

Ретро фотода – Владимир авылы кешеләре

Мамадыш районының Усали авылыннан Лидия Пасыева гаилә альбомымнда сакланган уникаль фото белән таныштырды.

 - Бу фотода Владимир кешеләре. Уңнан икенче – минем ерак әби. Кирушина (Иванова) Агафья Николаевна (туган елы - 1910). Аның уң ягында – бертуган Василий дәдәсенең хатыны - җиңгәсе Ксения. Ерак әбинең сул ягында - Анастасия. Басып торучысы – Наум. Аның исемен Владимирның бер чишмәсе йөртә, димәк, тарихта калган исем. Янында, билгеле инде, хатыны. Иелеп утырганнар : уртада – Владимир кешесе- Тупаев Иван (сул ягында хатыны), аның янындагысы- Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе кешесе- Чулаковларның Степанидасы кияве - Петр Сидуков. Әнинең әйтүе буенча, бу әнинең туганнан туышкан дәдәсе – Григорий Чулаковның туй көне. Владимирлар бу кешене бик яхшы белә һәм хөрмәт итә, - дип язган Лидия Пасыева. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев