Җәен бакчаларда ташкабаклар өлгерә башлый. Ташкабактан нәрсә ясап була икән дисәгез, җәйге закуска менә дигән булыр. Закусканы әзерләр өчен нибары ярты сәгать вакыт җитә
Ингредиентлар: ташкабак, он, тоз, симәнке мае, сыр, майонез, укроп (тәмләткечләр).
Ташкабак рецепты: 1) ташкабакны юабыз һәм тигез кисәкләргә бүлеп турыйбыз;

2) аш тәлинкәсенә он һәм тоз салабыз, түгәрәк формадагы ташкабакларны ике яклап әвәлибез;

3) кызган табага симәнке мае салабыз, соңыннан он һәм тозда әвәләнгән ташкабакларны ике яклап кыздырабыз;

4) ташкабаклар кызган арада, сырны угычтан чыгарып, укроп яки башка тәмләткечләр белән майонез салып бутыйбыз;

5) кыздырылган ташкабакларны тәлинкәгә тезәбез һәм сырлы-майонезлы эчлекне ташкабакларга сылап чыгабыз.

Ташкабаклардан закусканы суынган килеш табынга куярга була. Ашларыгыз тәмле булсын!
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев