Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Багражда "Бәллүр" триосы концерт куйды

6 мартта Зәй районы Югары Баграж авылында "Бәллүр" триосы "Йолдызлар безгә ни юрар?" дип исемләнгән концерт программасын күрсәткән. Бу турыда Михаил Тукранов яза.

"Бәллүр" әле яшь, танылып кына килә торган коллектив. Аның бер солисткасы - Н.Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 3 курс студенты Югары Баграж авылы кызы Алёна Муханова. "Туган авылыма кайтып җырлау үзе бер бәхет", - ди ул.

Яшь җырчы коллектив булуларына карамастан, "Бәллүр" инде Р. Вагапов истәлегенә узгарыла торган халыкара фестивалендә, "Созвездие - Йолдызлык", "Ягымлы яз" һәм "Национальное достояние" фестивальләрендә катнашып лауреат исемен яулаганнар. Үзләренең клипларын да төшерәләр. Узган ел "Җырлы чишмә" дип аталган яңа клиплары дөнья күрде. Интернетта үзләре турында язма алып баралар.

Программаны Арча егете, Казан мәдәният институтын тәмамлаган сүз остасы Алмаз Нуруллин алып бара. Концертка тагы да ямь өстәп, Р. Вагапов фестивалендә җиңү яулаган яшь җырчы Булат Закиров халык җырларын яңгыратты.

Фото: Михаил Тукранов

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев