Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Балыклыдан "Туганайлар"ансамбле керәшен халык иҗатын саклап калуга, популярлаштыруга сизелерлек өлеш кертте

Ансамбленең уникальлеге — Яңа Балыклы авылының борынгы күп тавыш белән башкарыла торган җырлары һәм әлбәттә инде борынгы калган киемнәре

Бакалы районының Яңа Балыклы авылы мәдәният йорты каршында эшли торган "Туганайлар" фольклор ансамбле 1976 елда оешкан. Хәзерге вакытта ансамбль белән Наталья Васильева җитәкчелек итә.

Бакалы районы искиткеч, кабатланмас җыр традицияләренә бай. Ансамбльнең иҗади эшчәнлегенең нигезе, максаты – үз районнарының керәшен җыруларын барлау, йолаларын өйрәнү, борынгы костюмнар җыю, элекеге уен коралларын: балалайка, бубен, кашык, кер юу тактасы, чалгы ясау һәм аларда уйнау.
– Ансамблебез зур җыр репертуарын туплады һәм төрле дәрәҗәләрдә үз ягыңның тере, музыкаль мирасын пропагандалый. Без халык җырларының чын мәгънәсен, яңгырашын саклап калырга омтылабыз, чөнки бу теләсә кайсы фольклор коллективы өчен дә бик мөһим. Фольклор такмаклары һәм Клара Топоркова иҗат иткән керәшен җырлары визит карточкабыз булып тора. Коллективның чын күңелдән тырышып эшләүләре, энтузиазмы, үткенлеге безне тирә-як районнарда, республика күләмендә танытты. Бик күп төбәкара, район, республика күләмендәге фетивальләрдә, конкурсларда катнашып, мактаулы урыннарга лаек булдык. Мәсәлән: Туймазы районы Төмәнәк авылында үткән "Җырлыйк әле" төбәкара җыр конкурс-фестивалендә ансамбль милли киемнәр тегү өчен сертификат алды, 2021 елда Казанда "Чулпан" мәдәният үзәгендә узган «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсында "Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен алдык, - дип хәбәр итте ансамбльнең җитәкчесе.
“Туганайлар” ансамблендә катнашучылар үз халыкларының борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен, традицион кием үзенчәлекләрен өйрәнәләр, борынгы чигү үрнәкләрен җыялар, сәхнә костюмнарын тегәләр, җырлар өйрәнләр. Бүгенге көндә коллективта 18 кеше. Клара, Зинаида һәм Анна Каменевалар иң өлкәннәрдән. Аркадий Асанбаев, Саимя Ульмасова, Ираида Каменева, Светлана Юмрина, Клара Гафурова, Зоя Кинзибаева, баянда аккомпаниаторлар Надежда Тимеряева, Венера Корбангалиева; гармунда Роберт Данилов; балалайкада Петр Каменев. 
-Шулай ук, хәзер яшьләр дә кызыксына башлады, өлкәннәрдән керәшен җырларын өйрәнәләр. Үз эшчәнлеге барышында ансамбль керәшен халык иҗатын саклап калуга, трансляцияләүгә, популярлаштыруга сизелерлек өлеш кертте . "Туганайлар" керәшен фольклор ансамбленең уникальлеге — Яңа Балыклы авылының борынгы күп тавыш белән башкарыла торган җырлары һәм әлбәттә инде борынгы -100 елдан артык булган, әби-бабаларыбыздан, аларның әти-әниләреннән калган киемнәребез, -диде Наталья Васильева .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев