Шушы көннәрдә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан сроклы хәрби хезмәткә китүче 2 егетне озату кичәсе булган.
Иңнәренә яулыклар аскан егетләр – Василий һәм Геннадийны авылдашлары армия сафларына озатканнар.
«Юлларыгыз имин булсын. Авырлыклар булыр, алар сезне тагын да көчлерәк итәр. 1 ел тиз узып, исән-сау кайтырга язсын сезгә Көчле, курку белмәс һәм без горурланырлык егетләр булып кайтыгыз», – дигән теләкләр белән озатканнар авыл яшьләре.


Нет комментариев