Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, керәшен җыруларын халыкка танытучы Николай Храмов турында фактлар

Николай Храмов төрле елларда күп кенә фестиваль-конкурслар лауреаты. Алар арасында: 1989 елгы Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале, 1991 елгы “Голоса России” “Голоса Татарстана” , “Республикам минем Татарстан” конкурслар да бар

Храмов Николай Александрович 1958 елның 17 августында Борды авылында дөньяга килә. Николай Александровичның балачагы да туган авылы Бордыда утә. 1970 елда Храмовлар гаиләсе Круглое Поле поселогына күченә һәм Николай Александрович биредә 8 еллык мәктәпне тәмамлый.

1973 елда Чаллы шәһәрендә урнашкан СГПТУ-47 гә укырга керә. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк Николай, үзешчәнннәр концертларында бик теләп катнаша.
1975-1982 елларда төзелеш-монтаж компаниясендә эшли. 1980 елларның уртасыннан сәүдә өлкәсендә: сатучы, Биклән сельпосының урынбасары, Бәтке кибетләре директоры буларак хезмәт куя. Казанның кооператив техникумында укый, Казан кооператив университетын читтән торып тәмамлый. Яр Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда эшләп килгән хорның солисты була.

Николай Храмов төрле елларда күп кенә фестиваль-конкурслар лауреаты. Алар арасында: 1989 елгы Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале, 1991 елгы “Голоса России” “Голоса Татарстана” , “Республикам минем Татарстан” конкурслар да бар.

Николай Храмов эстрада ансамбле оештырып, республика районнарында концертлар белән йөри. Ул керәшен җыруларын халыкка таныткан асыл карендәшләребезнең берсе. Керәшен җырулары аның эшкәртмәсендә үзенә генә хас яңа бер яңгыраш ала. Моннан бер-ике дистә еллар элек, Чаллы һәм аның тирәсендә урнашкан авыллардагы кешеләр һәвәскәрләр концертларына нәкъ менә Николай Храмов җырларын тыңларга килә торган булганнар. Николай Храмов керәшен җырулары туплап “Күңелемә язлар кайтты” дип исемләнгән аудиокассета да чыгара.

Бүгенге көндә Николай Александрович Храмов Мәләкәс авылында яши. Вознесение Господне чиркәвенең священнигы булып тора.

Яков Емельянов иcемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев