Татарстанда боз явуы ихтимал
Хәбәрләр

Татарстанда боз явуы ихтимал

Бүген, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә

Бүген, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен булуы көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, синоптиклар кайбер урыннарда боз явыр дип фаразлый.

Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градуска кадәр булачак. Көндез +24..+29 градус җылылык көтелә.

ТИ

Фото: unplash.com


Нет комментариев