Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамакса урынына – бәйрәм галстугы

Узган гасырның илленче елларында Келәтле авылы хатын-кызларында күлмәк өстеннән бәйрәм галстугы тагу гадәте булган.

Элек, без үсмер чакта, керәшен хатыннары күлмәк өстеннән галстук тагалар иде. Гадәттә, ул галстук матур тукымадан бөреп-бөреп тегелә. Муен артына туры килерлек итеп тагылган төймәгә төймәләнә. Безнең әниләр бәйрәм күлмәге белән  шул бәйрәм галстугын бергә кияләр иде. Күлмәкнең тар якасы өстеннән – шушы галстукны кияләр, ә анысы өстеннән, берничә катлы итеп, матур төймәләр тагалар. Кайбер хатын-кыз бәйрәм галстугының  урта бер җиренә брошка да тагып куя иде.

Узган гасырның илле икенче-илле өченче елларында керәшен хатыннарының бәйрәм күлмәгеннән, бәйрәм галстугыннан, ак юка оекбаштан, яңа калуштан (ботинка, ә баераклар тапочка киеп!) безнең Келәтле авылына (хәзерге Түбән Кама районы) Питрауга килүләре  истә калган. Хатыннарның кояш нурында ялтырап торган муен төймәләре астында җете ал яки башка тукымадан тегелгән матур галстукларыннан күзне ала алмыйча, сокланып карап тора идек. Кайберсенең галстугы урта бер җиренә нәфис бизәкләр төшереп чигелгән була иде. Ул заманда, ялтырап торсын өчен, аякларындагы калушларны күкәй агы белән майлап та киделәр әле.

Хәзерге вакытта да бәйрәм галстугы тегүчеләр бар. Безнең Келәтле авылыннан, шушы елның 1 январенда 85 яшен тутырган Ольга түти Трофимова әле хәзер дә бәйрәм галстугы тегә. Миңа да тегеп бирергә вәгъдә итте. Аңа Ходай озын гомер бирсен, керәшеннең элекке гадәтләрен саклап, без онытканнарны искә төшереп, әле бик күп еллар халкыбыз өчен кирәкле булып яшәсен... Ольга түтигә дә әйтеп куйдым инде, ул теккән галстукны үзем  җырлап йөри торган “Сүрәкә” ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллинага да алып барып күрсәтәчәкмен. Чөнки бу бәйрәм галстугы да булган бит безнең  як керәшеннәрендә. Бәлки, сәхнә костюмының бер бизәге буларак, аны кулланырлар.

Мария САВЕЛЬЕВА.

Түбән Кама районының Келәтле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев