Хәбәрләр

Мамадышлылар «Безнең заман» фестивалендә керәшен культурасын күрсәтте

Бу көннәрдә Яр Чаллыда «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр XIV фестиваленең зона туры үтте.

Әлеге фестиваль оешма-предприятиеләрдә эшләүче яшьләрне иҗатка тарту максатыннан оештырыла. Яр Чаллыда узган зона этабында Мамадышның «Ихлас» бию төркеме дә катнашкан. Фестивальдә алар керәшен биюен башкарганнар. 

Мамадышлылар үз районнарын лаеклы тәкъдим итеп, иң яхшысы дип табылды. Жюри команданың номерлары яхшы әзерләнгән булуын билгеләп узган. Нәтиҗәләр буенча Мамадыш муниципаль районы беренче урынны яулады.

"Ихлас" бию төркеме фестивльдә керәшен биюе башкара

Фото: «Есть контакт Мамадыш» төркеменнән

 


Нет комментариев