15 октябрьдә Татарстанның милли музеенда «Татарстан музейлары: тарихи мирас картасы» («Музеи Татарстана: карта исторического наследия») күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында яшәүче карендәшебез, Кызыл Йолдыз мәдәният йортындагы «Чулпы» фольклор ансамбленә йөрүчеләр (җит.: Лариса Кибякова) дә катнашты. Алар Балык Бистәсе ягы керәшеннәренең шома чигү үрнәкләрен тәкъдим иттеләр.
Чигүнең бу төре керәшеннәрдә киң таралган тәре алъяпкычларындагы, бистәрләрдәге бизәкләр – халкыбызның борынгыдан сакланып килгән традицияләре, мирасы чагылышы.
Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
Нет комментариев