Хәбәрләр

Әтиләр — юл өйрәтүче дә, олы тормышка әзерләүче дә, җил-давылдан ышыклап торучылар да

Бүген, 18 октябрьдә, Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, карендәшләребездән әтиләре турында сораштык.

«Бер карашыннан да куркып тордык»

Алина ДАВЫДОВА, җырчы:

— Йолдызнамә буенча мин кәҗәмөгез, шуңа күрә үз сүземдә торырга яратам. Холкым әтинекенә күбрәк охшагандыр, икебез дә туры сүзле, үткен, һәрвакыт куйган максатларына ирешә. Дөресен генә әйткәндә, әти сәнгатьне бик ярата, авылда беренче егетләрнең берсе булган. Баянда да уйнаган, җырлаган да. Бәлкем, аның да кайчандыр сәхнәгә чыгасы килгәндер. Мин бит 3 яшемнән үк сәхнәдә, шуңа күрә әти минем иҗат белән кызыксынуымы күргәч, бик шатланды. Һәрьяклап ярдәм итеп торды. 

Элек фатирга акча белән түләү булмаган бит, әти-әни фатир өчен капчык-капчык бәрәңге, ит, йомырка алып килгәннәр. Хәтта әти фатирлы булыр өчен урам себерүчесе булып та эшләгән. Ул безнең өчен, гаиләсе өчен тырышып яшәде һәм яши дә. Әни өчен әти һәрвакыт таяныч булды. Чын ир-ат ул! Мин аның белән бик горурланам. Хәзер күп кенә ирләргә, нишләптер, шундый ныклык җитми төсле. 

Тәрбиягә килгәндә безнең әти бик таләпчән иде. Аның бер карашыннан да куркып тордык. Яшүсмер вакытта кич белән урамга чыгар өчен әтидән куркып кына сорый идек. Әле чыгарга рөхсәт булырмы, билгесез. 

Алина Давыдова әтисе белән
Алина Давыдова әтисе белән

«Юл өйрәтүче дә, олы тормышка әзерләүче дә»

Евдокия ТОЛСТОВА, Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе:

— Авылдашлар әниеңә ошаган дисәләр дә, мин характерым белән әтиемә ошаганмын. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең. Минем әтием дә бик яхшы, олы җанлы, туры сүзле, таләпчән әти иде. Үз эшен яратып эшләде. Ул көннәр буе эштән арып кайтса да, безнең белән уйнарга, безгә дөрес юл күрсәтергә, иң кирәге дәрес әзерләшергә, булышырга көч һәм вакыт таба иде. Минем әтием кебек әтиләр юк кебек миңа. Булачак тормыш иптәшемдә дә әтиемнең сыйфатларын эзләргә тырыштым. 

Яшьлеккә әйләнеп кайтыйк әле. Кичләрен клубка чыгабыз. 11дән соңга калырга ярамый. «11дән калма, аннан соң яшьләр юньле юлда йөрми!», — дип кисәтеп куя иде әтием. Соңга калырга ярамый да ярамый, чөнки әти безнең кайтканны кухняда китап укып көтеп утыра. 11гә кадәр кайтсам, тавыш тын юк, әти янында утырып чәй эчеп, әзрәк эч серемне дә сөйли идем. Ә инде 15 минут кына булса да соңга калсам, шулай ук тавыш юк, тик әтиемнең күзлек астыннан гына усал карашын сизә идем. Кая инде ул чишенеп торып чәй эчү, шыпырт кына киемнәрне дә салмыйча юрган астына кереп ятасың. Иртән шулай йокыдан торасың. Алай теләмәсәң, 11 дә кайт, әйтелгән бит сиңа.

Әти бик төгәл иде минем. Куркып үстем мин әтидән. Ничек курыкмыйсың, ул бит безне начарга өйрәтми, бары яхшыга гына өйрәтергә тырыша. Дөрес тәрбия биргән ул. Кул күтәреп сукмады, әрләмәде, кирәк урында мактады. Үземдә дә аның чалымнарын сизәм. Хәтта безнең бәрәңге буразнасын да туры утыртырга кирәк иде, туры булмаса, күмелгән бәрәңгене яңадан җыеп алып утырттырырга да күп сорамый. «Ярар инде дип калдырса, без дә тормыш итә башлагач, әй, ярар инде», — дияр идек.

Безне, 5 баланы эшкә өйрәтеп, олы тормыш юлына әзерләгән. Шәһәр күрмәгән кызны, 8 классны тәмамлагач, белем алырга дип Арчага кадәр алып барды. Казаннан килеп алам дигән сүзен тыңламыйча, үземә ышанып, «юк, мин зур инде, үзем кайтам, Казан урамында йөри беләм», — дип Восстание урамында адашып йөргәннәремне беркайчан онытасым юк.

Бер ялгыштым, башка бу ялгышымны кабатламадым, ул ни дисә, шул булды. Югары белем алмыйча, кияүгә дә чыгарга ярамады. «Кияүгә чыккач, синең укуың аларга кирәк түгел», — дип әйтә иде. Бик дөрес әйткән, тормыш итә башлагач барсын да аңлыйсың икән. Әтиләр сүзен һәрвакытта да тыңларга кирәк. Алар юл өйрәтүче дә, олы тормышка әзерләүче дә, яңгырдан-суыктан, җил-давылдан ышыклап торучылар да.

Евдокия Толстова
Евдокия Толстова

«Мин кияүгә чыкканда, әтинең әйткән тостын хәтерлим»

Светлана МАКСИМОВА, Казан шәһәре, керәшен яшьләре хәрәкәте активисты:

— Мин кияүгә чыкканда, әтинең әйткән тостын хәтерлим. «Ир кеше ул — «1»ле, ә хатын-кыз — «0». Әгәр дә, ноль берле алдыннан килсә, димәк, бернең көче кимрәк, унның бер өлеше генә. Әгәр дә ноль берле артында булса, димәк, көчең дә 10 тапкырга күбрәк була. Беркайчан да иреңнән алып узма, аның янәшәсендә бул», — дип әйткән сүзләрен һәрвакыт истә тотам. Я, әйтегез, тостны кем генә безнең әтидән дә яхшырак итеп әйтә ала?! 

Әтиемнең шул сүзләре, аның тост әйткәндәге ягымлы карашы, тавышы әле дә күңелемдә.

Светлана Максимова
Светлана Максимова

 


Нет комментариев