Татарстанда «Татарстан буенча атказанган суд приставы» дигән яңа мактаулы исем гамәлгә куела.
Тиешле закон проектын ТР Дәүләт Советының 25 нче утырышында кабул иткәннәр. Яңа мактаулы исем суд приставлары хезмәтендә аерым казанышларга ирешкән белгечләргә биреләчәк. Алар судлар эшчәнлеген тәэмин итүдә, суд карарларын һәм башка органнар актларын мәҗбүри үтәүдә, шулай ук бу өлкәдәге эшчәнлекне камилләштерүдә өлеш кертергә тиеш.
ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин аңлатканча, гадәттә, мондый бүләккә дәгъва итүчеләрнең мәҗбүри башкару органнарында кимендә 10 еллык хезмәт стажы булырга тиеш.
Закон проектының төп максаты — Татарстанда суд приставлары хезмәтенең абруен күтәрү һәм әлеге өлкәдәге эшчәнлекне популярлаштыру.
Нет комментариев