Алина Давыдованың күптән түгел «Гармунчы егет» дигән яңа җыры чыкты.
Алина Давыдованың репертуарында «Ялгыз тәкәрлек» фильмыннан булган «Тәкәрлек» җыры бар. Әлеге фильмга атап махсус язылган тагын бер «Гармунчы егет» дигән җыр да бар.
— Социаль челтәрдәге Радик Гильманов дигән язылучым әлеге җырны тыңлап карарга киңәш итте. Җыр беренче тыңлау белән күңелемә ятты, тавышыма да бик килешле икән дидем. Тиз арада гына авторлардан рөхсәт алып, аранжировка да ясадык. Җырны яздырып кына калмыйча, социаль челтәрләрдә халыкка да чыгарасы килде һәм клип чыгару уе туды. Аны «Татар авылы» дигән бик матур җирдә төәердек. Режиссеры минем тормыш иптәшем Марсель. Клипны 6 өлешкә (сниппет) бүлеп, социаль челтәрләргә чыгардык. Бик кызыклы килеп чыкты, — дип сөйләде Алина.
Клипта чибәр бер гармунчы егеткә өч дус кыз гашыйк була... Кемне сайлар икән ул егет?! Моны Алинаның социаль челтәрендәге клиптан карап белә аласыз.
Әлеге җырны шулай ук, «Болгар» радиосында ишетергә була.
Нет комментариев