Керәшен авылларында легендаларга бай һәм үзенчәлекле атамалы чишмәләр шактый.
Питрәч районындагы Керәшен Сәрдәсе авылы янында элгәредән килгән, үзенең серле һәм бай тарихы белән билгеле булган Изгеләр чишмәсе бар. Бу чишмә гади генә су чыганагы түгел, ул — авыл халкының рухи таянычы, буыннарны тоташтырып торучы изге урын.
Риваятьләр буенча, элек бу чишмә янында Рус Сәрдәсе авылы чиркәве священнигы яшәгән. Ул урын бүгенге көндә дә халык хәтерендә саклана — аны «Пуп чүльниге» дип атыйлар. Качману бәйрәме көннәрендә священник нәкъ менә шушы чишмәгә килеп, суны аруландырган. Авыл халкы зур өметләр һәм иман белән, чишмә буена җыелып, шифалы су ала. Халык арасында бу чишмә турында матур сүзләр йөри: «Чишмәдә теләнгән теләкләрне Ходай ишетә, аларны беркайчан да буш калдырмый».
Нет комментариев