Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чурадагы Качману бәйрәмендә күргәннәр – фото, видео

“Туганайлар” газетасы редакциясе хезмәткәрләре Кукмара районының Село-Чура авылында Качману бәйрәмендә булды.

Гадәттәгечә, иң беренче итеп без Село-Чураның Тереклек иңдерүче Өчлек чиркәвенә юл тоттык. Анда Качману келәве уздырылды. Чөнки, тәртибе шундый, Качману – 12 төп православ бәйрәмнәрнең берсе. Службаны үз священниклары отец Рафаил Федоров алып барды, авыл халкы савытлар белән алып килгән суларны аруландырды.

Шушы  чиркәүләргә килеп, аруландырылган суларны алып, өйгә алып кайтып, дәүләт кертергә тырышабыз. Монда килеп теләгән теләкләребезне Ходай алсын, үзенең дәүләтен бирсен. Шушы дәүләт белән Ходай артыннан барырга тиеш булсак иде, – дип үгет әйтте отец Рафаил.

Бәйрәм келәвенә Село-Чурадан һәм тирә-як авыллардан килгән халыкның күплеге аеруча куанычлы булды. Чиркәүдә зур ремонтка керешкән булсалар да,  келәүләрне калдырмыйлар икән.

Келәүдән соң, Крестный ход белән купель булган инешкә төштеләр, монда да тиешле иманнар укылып, отец Рафаил суны аруландырды. Шуннан соң, халык әкренләп суга керү йоласын башкарды.

Бәйрәмгә район башлыгы Сергей Димитриев та килде. Ул халыкны Качману белән котлап, теләкләрен һәм авыл халкына рәхмәтләрен җиткерде.

Иман йорты авылга ямь биреп, халыкны тәрбияләп, бәла-казадан саклап, күңелләргә өмет салып тора. Иганәчеләребез, авылдашларыбыз ярдәме белән чиркәвебез тагын да матурланыр, ремонтлар ясалып бетәр дип ышанабыз. Башланган эшнең ахыры булыр, быел түбәләрен ябуны, свящнникка тору урынын хәстәрләсәк, киләчәктә эчләрен дә ясарга дигән планнар белән яшибез. Бүген – бәйрәм, бөтен кеше дә Качмануда тәненә сихәт алырга тырыша. Монда күрше авыллардан да киләләр. Авылыбыз зур, яшьләр дә күп төпләнеп кала. Бик тату, бөтен халык бердәм булып яши”, – дип чыгыш ясады район башлыгы.

Бераздан район башлыгы да суга керде. Чыккач, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Мин 12нче ел рәттән йолага тугры калып, Качмануда су коенам. 19, 20, 21 көннәрендә – елга өч тапкыр керергә тырышам. Башкаларга да киңәш итәм. Качмануда су коенып, ел буена җитәрлек энергия алам. Кемдер “авырыйм” дип әйтә бит. Менә ничә ел керәм суга, бер тапкыр суык тигәне дә юк. Киресенчә, бу миңа көч бирә, рух бирә. Иң беренче итеп Село-Чурадагы купельдә керәм. Районыбызда барлыгы биш урында коенып була. Шуларның икесе – боз өстендә, өчесе – махсус эшләнелгән урыннарда. Күрше районнардан, авыллардан да күпләп йөриләр. Барлык куркынычсызлык чаралары каралган, елдан-ел шартларны яхшыртырга тырышабыз”, – дип сөйләде ул.

Авыл халкы да аруландырылган изге суны алып калырга ашыкты. Аның ел буена бозылмыйча торуына һәм шифалы булуына ышана. Үзләренә, йорттагы малларына чирдән сакланырга ярдәм иткәнлеген сөйләделәр.

Чуралылар әлеге бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр: зур итеп ясалган купель эчендә бәке ясалган, махсус киенү-чишенү урыннары да бар, салкыннан туңганнарга җылыну өчен самоварда чәй кайнап тора, табада кайнар коймак пешә. Авылның “Карендәшләр” һәм “Тәңкәләр” ансамбльләре җыру-биюләре, уеннары белән бәйрәмгә күтәренке кәеф өстәделәр. Полиция һәм ашыгыч ярдәм, коткаручылар, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тәртип сагында тора.

Матур бәйрәм күреп кайттык. Рәхмәт сезгә, кукмаралылар!  Эшегез дә, ялыгыз да күркәм уза икән.

Село-Чурадагы Качману турындагы язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев