Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаж- Багражда «Аҗаган» уены

Зәй районы Сарсаз-Баграж төп гомуми белем мәктәбендә 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Аҗаган” уены үткәрелде

“Аҗаган” уенын мәктәп директоры Мартемьянов Валентин Иванович ачып, укучыларны бәйрәм белән котлады. Егетләрнең Ватанны саклаучы кыю, чын ир-егетләр булып үсүләрен теләде.

5-9 нчы сыйныф укучылары “Десант” һәм “Чик сакчысы” (“Пограничник”) командаларына бүленеп ярыштылар. Укучылар “Аҗаган” уенында спорт һәм хәрби әзерлек буенча үзләрен күрсәттеләр. Уен командаларны сәламләү белән башланып китте. Команданың һәр әгъзасының ни дәрәҗәдә хәрби әзерлекле булуы тикшерелде. Уен вакытында укучылар граната да чөйделәр, кар астыннан мина да эзләделәр, вакытка противогаз да киделәр, мишеньгә дә аттылар, разведчикны да эзләп таптылар. Ярышлар бик кызу барды, нәтиҗәдә “Десант” командасы җиңеп чыкты. “Аҗаган” уенында катнашучы һәр укучы истәлекле бүләк алды. Соңыннан “солдат боткасы” ашап, күтәренке кәеф, бәйрәм рухы белән өйләргә таралыштылар. Уенны физик культура укытучысы Утяганов Петр Петрович белән ОБЖ укытучысы Харитонов Радий Александрович оештырды.

Чернова И.Г., Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбенең, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Автор фотолары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев