Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Шүрнәк мәктәбендә тел һәм мәдәнияткә багышланган фестиваль узды - фото, видео

18 февраль кѳнне Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбендә уздырылган “Тел һәм мәдәниятләр берлеге” дигән икенче региональ фестивалендә Яр Чаллы, Мамадыш, Минзәлә һәм Тукай районнарыныӊ алдынгы педагоглары очрашты

Бу көнне мәктәп туган телләрне, җолаларны, тарихны саклауга юнәлдерелгән мәдәниятара мәйданчыкка әверелде. Фестиваль кысаларында мәгариф хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклаштылар: тѳрле фәннәрдән ачык дәресләр карадылар, фикерләрен бүлештеләр. Үткәрелгән дәресләрдә ТАССРныӊ бер гасырлык тарихын да, Җиӊүнеӊ 75 еллыгын да искә алдылар. Биредә килгән кунаклар күргәзмәләр, доклад-стендлар белән таныштылар, чабата-кәрзиннәр дә үрергә ѳйрәнделәр. Кунаклар бер-берсе белән һѳнәр алмашып, мастер-классларда катнаштылар. Бер-берсенә кушылып йола уеннарында катнаштылар, милли ризыклардан авыз иттеләр.

Һәр тѳбәкнеӊ аны танытучы шәхесләре, коллективлары була. Олы Шүрнәктә дә андыйлар бар. “Сүрәкә” (җитәкчесе – Р. Роева, А.Бабаков) – ѳлкәннәр, “Асыл бизәкләр” (җитәкчесе – Л. Абакаева.) балалар керәшен коллективларыныӊ чыгышларын тыӊлагач, тагын бер кат халкым белән горурланып куйдым. Иске Күклүк мәктәбенеӊ мари фольклор ансамбльләре чыгышы күңелгә май булып ятты. Иске Юраштан килгән “Сәйлән” татар вокаль ансамбле чыгышы җаннарга үтте, ә инде шул ук мәктәпнеӊ “Умырзая” театраль коллективы да (җитәкчеләре – М. Гайфутдинова, Р. Яруллина) осталыклары белән таң калдырды.

Бу хакта тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе - 4нче саныннан укыгыз.

Лилия УМНОВА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев