Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районы Владимир авылында халык Качмануны зур бәйрәм итеп уздырды

Атна уртасы булуга карамастан, халык күп булды.

Чаллы, Казан, Нижнекамск, Мамадыш шәһәрләреннән кайтучылар күп иде. Часовня янында өстәл әзерләнгән, Галина Михайлова, Любовь Степанова, Эльмира Данилова, Нина Воеводиналар килгән халыкны кайнар коймак белән самавырда кайнап торган чәй эчәргә чакырып тора. Коймакны Нина Романова пешереп, өстәлгә китереп өлгертә. “Камырын кем куйган моның? Бигрәк уңган бит бу!” – дип сораучылар берничә кеше булды. “Рецептын Нина түтидән сорагыз!” – дип җибәрделәр коймак пешерүче янына. Өстәлләре ел да бик бай була. Чөнки монда теләгәннәр үз күчтәнәчләрен кыстырып килә.

Суны аруландырырга Урманчи чиркәве священнигы отец Михаил Климов килде. Купельдә суга кереп чыгучылар саны быел әзрәк булды шикелле. Алар судан чыгуга авыл егетләре җиткереп куйган кайнар мунчага йөгерде.

Чишмәгә су алырга чират торган җиремнән: “Лидия Семёновна, бу якка борылыгыз әле! – дигән тавышка башымны бордым. Укучым Павел Кучтраев икән, – Бәйрәмгә дип, православ календарьлар алып кайткан идем, берсен Сезгә бүләк итим әле!” Укытучы күңеленә күп кирәкме? Рәхмәт яусын аңа!

Владимир авылындагы Качману бәйрәменә ел саен менәргә тырышам мин. Усали мәктәбе белән бер зданиедә урнашкан балалар бакчасында ашарга пешерүче Ольга Петрова белән бергә менәргә туры килде Владимирга. Бу бәйрәмне оештыручыларның Петровлар семьясы икәнен бөтен кеше белә. Юлда сөйләшеп менгәнгә күрә, ире Николай белән аларның кичтән үк утын төшереп куюларын, мунчага җылы бирүләрен, өстәлләр, пешерергә урын әзерләгәннәрен, берничә көн элек кенә күрше Котлы-Бүкәш авылына чыгып, чишмәдән купельгә яңа трубалар сузганнарын белдем. Кешегә күренми торган мәшәкатьләре дә була шул оештырган эшнең.

Матур бәйрәм котлы булсын! Кач манган суларыбыз шифа китерсен! Килүчеләрнең теләкләре шушы иде бүген.

Лидия Пасыева,
Мамадыш, Усали-Владимир.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев