Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Барсукова: “Авыл эчендә 200 төп агач утырттык”

Зәй районының Кадер авыл җирлегенә караган Әхмәт авылында өмә уздырып, агач үсентеләре утыртканнар.

Авыл халкы бергә җыйналган урында һәрчак эш гөрли. Биредә дә, авылдашлар бергә җыелып, зур өмәдә катнашканнар. Теләсә нинди өмә барысы да яхшы оештырылган вакытта гына әйбәт уза бит ул. Шушы бик кирәкле эшләрне оештыручы – авылдашлары Вениамин Князев.
Шулай ук, өмәгә Казан шәһәреннән дә профессор, педагогик фәннәр докторы Рафис Шәймәрданов гаиләсе кайткан. Кыштан соң территорияләрне җыештыру белән генә чикләнмәгәннәр алар, 200 төп ылыслы агачлар да утыртканнар.

“Сабантуй мәйданы буйлап чыршы, нарат агачлары утыртылды. Балалар да, олылар да бик актив катнашты. Өмәне оештыручыларга, анда катнашучы авылдашларга зур рәхмәт”, – дип сөйләде Кадер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, безгә бу өмә турында хәбәр итүче Людмила Барсукова.

 

Алинә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев