Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев: «Качмануда су коенып, ел буена җитәрлек энергия алам» (видео)

Бүген Кукмара районының Село-Чура авылында зурлап Качману бәйрәме узды.

Бәйрәмгә район башлыгы Сергей Димитриев та килде. Ул күпләгән карендәшләребез белән бер рәттән, аруландырылган суга керде. Аның белән журналистыбыз Олеся Дмитриева аралашып алды.

Мин 12нче ел рәттән йолага тугры калып, Качмануда су коенам. 19, 20, 21 көннәре – елга өч тапкыр керергә тырышам. Башкаларга да киңәш итәм. Качмануда су коенып, ел буена җитәрек энергия алам. Кемдер “авырыйм” дип әйтә бит. Менә ничә ел керәм суга, бер тапкыр суык тигәне дә юк. Киресенчә, бу миңа көч бирә, рух бирә.

Иң беренче итеп Село-Чурадагы купельдә керәм. Районыбызда барлыгы биш урында коенып була. Шуларның икесе – боз өстендә, өчесе – махсус эшләнелгән урыннарда. Күрше районнардан, авыллардан да күпләп йөриләр. Барлык куркынычсызлык чаралары каралган, елдан-ел шартларны яхшыртырга тырышабыз”, – дип сөйләде ул.

Село-Чурадагы Качману бәйрәменнән тулы репортажны тиздән газетабыз битләрендә һәм социаль челтәрләреннән укый алырсыз.

Видео: Олеся Дмитриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев