Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колледж студентлары янында

Түбән Кама керәшен җәмгыяте активистлары ике йөзләп студентны үз эшчәнлеге белән таныштырды

15 апрельдә Е.Королев исемендәге политехник колледжда уздырылган очрашуда Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, солисты Галина Еремеева, аккомпаниатор Азат Нәҗмиев катнашты.

Студентлар җирле керәшеннәрнең милли кием үзенчәлеген, җирле көнкүрешен чагылдырган күргәзмәне кызыксынып карадылар. Түбән Кама шәһәре төзелешенә үз нигезләрен биргән керәшен авыллары – Чәбия белән Актүбәнең тарихы, керәшеннәрнең традицияләре, йолалары, милли киемнәре белән таныштылар. Галина Еремееваның керәшен җәмгыяте ветераны, җирле шагыйрә Анастасия Усачева язган җырны башкаруын яратып тыңладылар.  Керәшен милли баш киемен бәйләү буенча оештырылган мастер-класста катнаштылар, кат-кат фотога төштеләр. Очрашу барышында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та ишеттеләр.

Колледжга килүчеләр биредә белем алучылар өчен күңелле бәйрәм оештырганы, Россиянең милли мирас елында студентларга Түбән Кама җирлегендә яшәүче күп милләтле халыклар, аларның культурасы белән танышу  мөмкинлеге тудырганы өчен, колледж директоры Татьяна Куприяновага рәхмәт белдерделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев