Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колчин, Үтәгәнов, Тавлинов һәм Чебышев фамилияләре кайдан килеп чыккан

Кешеләрнең фамилияләре аерым бер билгеләрдән, исемнәреннән, яки профессияләреннән чыга

Ә керәшеннәрдә кушаматтан килеп чыккан фамилияләр еш очрый. Шуларның берничәсе белән танышып китик:

Колчин фамилиясе "Колча" кушаматына "ин" суффиксы өстәлеп ясалгандыр. Ә кушамат үзе, бәлки, русчадан "колчить" - "хромать" сүзләреннәндер. Язучы Владимир Даль бер аягы кыскарак яки аксый торган, гарип, зәгыйфь аяклы кешене "колчей" дип атауларын да билгеләп үткән.

Үтәгәнов - "Үтәгәнов" фамилиясе «үтәгән» нигезеннән һәм "-ов" суффиксыннан тора. Ул «үтәгән» татар сүзеннән килеп чыга, димәк, «эшләгән, башкарган» дигән сүз. Риваять буенча, гаиләдә күп вакыт малайлар тумаса, әти кеше келәү иткән, малай туса, аңа Үтәгән исемен бирәм дигән. Шулай итеп, Ходай үтенечне ишетә дип уйлаганнар.

Тавлинов - фамилиясенең нигезе «тавлин», шуңа "-ов" суффиксы өстәлгән. Татар телендә «тавлин» сүзе «таулы» дигәннән алынган. Тау ягыннан чыккан, ягъни Иделнең уң як ярларыннан Кама елгасының сул як ярларына күчеп килгән керәшеннәр үзләрен шулай атаганнар. Бу фамилияләре үзләренең тарихын саклап калу буларак калган.

Чебышев - фамилиясе "чеби" яки "чебеш" сүзенә "-ов" суффиксын кушып ясалган. Керәшеннәрдә «чебеш» сүзе белән кечкенә яки яшь кешене атаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев