Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт хакын индексацияләү

Коммерциягә нигезләнгән оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш

Бюджет оешмасындагы шикелле үк, коммерциягә нигезләнгән оешмаларда эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы, үзгәрешләргә бәйле рәвештә, индексацияләнергә тиеш.

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьевның әлеге фикере  “Российская газета”да урын алган. “Россия Конституцион суды ассызыклаганча,  хезмәт хакын индексацияләү ул  хезмәт хакын тиешенчә арттыруга юнәлдерелгән.  Ул – эшләүче кешенең хезмәтенә түләү буенча дәүләт гарантиясе булып тора. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 134нче  статьясы нигезендә, хезмәт хакын тиешенчә арттыру – куллану товарларына һәм кулланучыга күрсәтелә торган хезмәтләргә бәяләрнең артуына бәйле рәвештә, хезмәт хакын  индекцияләүне үз эченә ала”, – дип аңлаткан юридик фәннәр докторы И.Соловьев.

Әгәр дә хезмәткәр үзенә эш бирүчене (работодатель) еллык хезмәт хакын индексацияләү буенча бурычын үтәми дип санаса, тиешле гариза-үтенеч белән, төбәк хезмәт инспекциясенә мөәрәҗәгать итә ала. Аның гаризасы буенча, тиешле тикшерү үткәрелеп, хезмәт хокукын бозу очрагы булганмы-юкмы икәне расланачак. Әгәр моның нәтиҗәсе булмаса, хезмәткәргә прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: unplash.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X