Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен семинар-практикум уздырылачак

Семинар культура хезмәткәрләренең, керәшен фольклор коллективлары җитәкчеләренең профессионал осталыгын һәм белемнәрен арттыру өчен оештырыла

28 апрельдә иртәнге сәгать 10да Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Казан, М.Худяков урамы, 11нче йорт) керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләренең республика күләмендәге семинар-практикумы уздырыла.

Керәшеннәрнең традицион культурасына, аны өйрәнүгә багышланган семинарның максаты – культура хезмәткәрләренең, керәшен фольклор коллективлары җитәкчеләренең профессионал осталыгын һәм белемнәрен арттыру.

Семинар барышында керәшен мәдәни үзәге, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле белгечләре практик һәм методик консультация бирәчәкләр, керәшен вокал-хор коллективлары белән эшләү өчен ярдәмлек тә  тәкъдим ителәчәк. Җырыу әйтү, керәшен бию үзенчәлекләре һәм этнографик халык уен коралларында уйнарга өйрәтү буенча мастер-класс та оештырыла. Семинарда катнашучыларга соңыннан сертификат тапшырылачак.

Семинарда катнашырга теләүчеләр үзләренең заявкаларын 23 апрельгә кадәр түбәндәге электрон почтага юлларга тиешләр: ccemelyanova@mail.ru

Заявка формасы: /images/uploads/ckeditor/docx/606fff244f038_Форма заявки на участие в семинаре.docx

Семинар буенча информацион хат: /images/uploads/ckeditor/docx/606ffecd749e4_Информ письмо семинара-практикума2.docx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев