Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез иҗаты

Ялларны файдалы уздырыйк

Быел көзләр матур килде

Быел көзләр матур килде,

Көннәр бик аяз тора,

Сирәк яуган яңгырлардан

Басу-кырлар дым ала.

 

Тик менә быел каеннар

Яфракларын соң коя,

Шомырткайлар шыр ялангач,

Миләш кып-кызыл тора.

 

Көзнең вазифасын үтәп,

Җилләр күптән арыды,

Хәл алырга, урманнарга

Кереп-китеп югалды.

 

Моңсу торна тавышлары

Ишетелә еракта.

Каргалар да алар белән,

Тавыш биреп хушлаша.

 

Көзге кояш юмарт быел,

Аеруча җылыта.

Онытылган хыялларны,

Өметләрне яңарта.

2000ел.

 

Очрашу шатлыклары

Балачакның иң матур  чагын,

Яшьлегемнең иң-иң асылын,

Олыгайган көннәрдә

Саклыйм күңел түрендә.

Бик кадерле бу хисләр безгә,

Язмыш җилләренә уралып,

Яшьлекнең үткәнен сизмәдек.

Кайсыбыз – кайсы җирдә,

Туган авыллар – читтә,

Тик яшьлек онытылмый һич тә.

Бу дөнья үзе бер могҗиза,

Без көтмәгәндә очраштыра,

Бергә үскән дусларны,

Күңелгә якыннарны –

Моны бәхет диеп булмыймы!?

Якты дөнья белән хушлашып

Киткән дусларны без онытмыйк.

Очрашу шатлыкларын,

Кадерле минутларын,

Йөрәк түрләрендә без саклыйк!

 

 

Вера НОВИКОВА.

 Чистай районының Йолдыз авылы.

 

Без сугыш ятимнәре

  Без Октябрьдә туганбыз

 (Совет чоры җырыннан)

Без – сугыш чорында туган,

Бер колхозчы баласы.

Төзәлмәс, ахры, шул чорның

Җанга салган ярасы.

 

Баласы гына да түгел,

Без – сугыш ятимнәре.

Без күргәнне күрмәделәр,

Исәннәр әтиләре.

 

“Без бәхетле”,–  дип, җырладык,

Өс – ялангач, тамак – ач...

Җырладык, заман авыр дип

Җырларга ярамагач.

 

Табында – черек бәрәңге,

Ашамый яшәп булмый.

Суга бер кашык он салып,

Әни ясый, тугылый.

 

Шул заман тираннарына

Табынучылар да бар.

“Ул еллар рәхәт иде”, – дип,

Сагынучылар да бар.

 

Никифор ТУКМАЧЕВ.

 

Керәшен халкым!

Күпме көч бар синдә,

Күпме түзем, сабыр иткәнсең.

Бирешмичә, каршы җилләргә син,

Елар чакларыңда көлгәнсең.

 

Горурланамын мин

Шундый халкым белән,

Яшә әле, узсын мең еллар.

Онтылмасын һич изге тарихларың,

Чыгарылсын сиңа дан җырлар!

 

Тәңкәләрне асып куйыйк

Урман буйларында үсә каен,

Һаваларга хәтле җитсеннәр.

Тәңкәләрне асып куйыйк, әйдә,

Керәшеннәр килә, дисеннәр.

 

Матур бәйрәмнәрне уздыйрыйк ла,

Барча халык соклансын, күрсеннәр.

Безнекеләр гел дә бергә, тату,

Калганнар да монда килсеннәр.

 

Керәшеннәр генә шулай бии,

Ялкын чәчеп, утлар чыгарып.

Бергә-бергә күңел ачыйк әле,

Бие син дә, торма уйланып.

 

Керәшеннәр бик тә гади халык,

Үзен әллә кемгә ул куймый.

Үч тотарга озак яратмыйлар,

Дошманны да кунакча сыйлый.

 

Хөрмәт итеп яшик әле, дуслар,

Барчасы да шуны белсеннәр.

Тәңкәләрне асып куйыйк, әйдә,

Керәшеннәр килә, дисеннәр.

 

Алина НАСЫЙРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев