Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдән карендәшләребез: «Улларыбызны бик сагындык, Ходай үзе саклап йөртсен инде»

Зәй автомобиль юллары идарәсе мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтә.

Мобилизациягә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча илдә, республикабызда, шулай ук районда системалы эш оештырылды. Районда бу эш район җитәкчелеге контролендә тора. Предприятие-оешмалар да үзләрендә эшләп мобилизациягә алынган егетләрнең гаиләләрен игътибар үзәгендә тоталар.

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы предприятиедән мобилизация буенча алынган егетләр, аларның гаиләләре белән элемтәдә торып, аларга ярдәм итеп килә.

"Мобилизация буенча чакырылучы егетләргә беренче көннән үк предприятиедән социаль ярдәм чаралары күрсәтелде.  Узган атнада хезмәт коллективы җыелышы булып, мобилизациягә алынган егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен һәр хезмәткәрдән 1000әр мең сум акча җыю турында карар иттек.  Егетләрнең гаиләләренә  15әр мең сум акча тапшырылды, ә калган 35 мең сум акчаны Татарстан шефлыгында булган Лисичанский халкына гуманитар ярдәм өчен бирәчәкбез", - ди предприятие җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Бүген автомобиль юллары идарәсе җитәкчелеге егетләрнең гаиләләрендә булып, аларның хәл-әхвәлен белеште һәм аларга акчалата ярдәмне тапшырды.

Иске Зәй бистәсендә Нәзирә белән Роберт: "Әле улыбыз белән бу көннәрдә генә телефон аша сөйләштек, минем өчен борчылмагыз, дип тынычландыра безне", - дип каршы алдылар. Әти-әни өчен газиз баласыннан хәбәр булу зур сөенеч шул. Ил-көннәрнең тыныч булуын, киткән егетләрнең барысының да исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, ди ата-ана.

Югары Баграждан Валентина белән Николайның да уллары бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Әти белән әни кеше белән сөйләшү барышында сүз, әлбәттә, уллары турында гына барды. Бергәләп  фотолар да карап утырдык, и, фотога төшәргә бик яратмый шул, фотолары да аз, дип тә куйдылар. “Тизрәк бу авыр көннәр узып, улларыбызның исән-сау кайтуларын телибез”, - ди алар.

Кайда гына керсәк тә предприятие җитәкчелеге белән элемтә булуы күренә. Ачык йөз белән, үз кешеләредәй кочаклап алып каршы алалар. Әлбәттә инде, бусагадан ук сүз егетләр турында башлана.

Бу көнне предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Гүзәлия Попова Сәвәләй авылында Наталья түти белән Николай дәдәй гаиләсендә дә булды.

- Әле бүген иртән генә сөйләштек улым белән. Әни, барысы да әйбәт, җайлаштык, борчылмагыз, ди улым. Бик сагындык, Ходай үзе саклап йөртсен инде,  - ди әни кеше.

Предприятие алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәк. Әти-әниләр, гаиләләр белән тыгыз элемтә булдырылган, алар теләсә кайвакытта мөрәҗәгать итсеннәр, ярдәм итәргә тырышачакбыз, ди предприятие җитәкчелеге.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев