Якты күлдә махсус хәрби операциядән кайткан егет белән очраштылар
Хәбәрләр

Якты күлдә махсус хәрби операциядән кайткан егет белән очраштылар

Хәрби егет маскировка үрүче хатын-кызлар янында булып, аларга игелекле, кирәкле эшләре өчен рәхмәт белдергән.

Зәй районының Якты Күл авылы клубында хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча да актив эш алып бара: окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр.

Хәрби егет контракт буенча илебез сагына баскан. Бүгенге көндә яралану сәбәпле, туган ягында тернәкләнү курслары уза. Ул маскировка үрүче хатын-кызлар янына барган, туган яктан ярдәмнең алар өчен кадерле, кыйммәтле булуын да ассызыклаган.

Очрашуда катнашучылар хәрби егеткә сораулар да биргәннәр. Авылдашлары аның, барлык егетләрнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары». 

Клара Ермолаева


Нет комментариев