Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы – Колышчы кызлары – Владимир киленнәре

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотоархив туплыйбыз

Колышчы кызлары – Владимир киленнәре сурәтләнгән фотоны Мамадыш районы, Усали авылыннан Лидия Пасыева җибәрде. Фото турында ул түбәндәгеләрне яза:

– Бу фотода беренче рәтнең cул ягында – минем карт әби Ирина Николаевна Кирушина. Ул Колышчыда унтер – офицер Николай Матвеевич Шалафаев семьясында 1888 елда туа. 1907нче елда, 18 яшендә Владимир авылына запаска җибәрелгән Тимофей Михайлович Кирушин белән кәбен кыйдыра. (Метрика кенәгәсендә нинди полкта, кайсы ротада хезмәт иткәне дә билгеле.)  Интернет мәгълүматларына караганда, бу военныйлар 7 ел хезмәт иткәннәр, хезмәт урыны – Варшава булган). Карт әбинең карт бабай белән ничек горурланганын хәзер бигрәк яхшы аңлыйбыз: үзеннән 8 яшькә олы ире дәрәҗәле егет булган бит! Өстәвенә озын гәүдәле, матур кеше дип искә алалар иде. Карт бабай Беренче бөтендөнья сугышыннан әйләнеп кайтмаган. (Алар турындагы истәлекләрне минем “Туганайлар”га язганым бар иде инде.)

Карт әби – 1933нче елның маенда уздырылган I Бөтентатар колхозчы-ударниклар съездына делегат булып сайлана. Әби, урта хәлле крестьян кызы, “Болгатты бу Ленин көйле генә барган дөньяны”, - дип орышса да, съезддан кайткач: “Аның күк акыллы кеше булмас!”- дип, Михаил Калининны мактаган. Ул махсус шушы съездга килгән булган. Карт әбинең бертуган дәдәсе Денис Шалафаев hәм анын зур галим булган улы Серафим турында матур истәлекләр бар.

Фотода Карт әбинең племянниклары, шулай ук Колышчы кешеләре. Карт әби янында Пелагея Пасеева (Пасыева), ул да Владимир авылына кияүгә чыккан Колышчы кызы, артта аның бертуган энесе булырга тиеш дип беләбез. Фото 50нче елларда төшерелгән.

Шушы информацияләрне табуда булышкан Валерий Зарубин, Денис Шалафаев турындагы истәлекләрне барлаган  Василий Максимовларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ә Колышчыда яшәүче  Валентина Петровна Максимова Пелагея башындагы калфак-чачакка игътибар итте. Ул аны башкаларныкына охшамаган, тегү үзенчәлекләре икенчерәк төрле дип тапты.

Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз.  

Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номерына (Ватсап аша) җибәрегез.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев